“Өммегөлсем” – “Кәмит Җәвит”тә

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Ташкичүдән “Өммегөлсем” фольклор ансамбле телевидениегә барып, “Кәмит Җәвит” тапшыруында катнашты.

Ансамбльнең ТНВ каналында беренче генә чыгышы түгел. 2008 елда оешкан “Өммегөлсем” 2012 елда “Аулак өй”гә барган иде. Аның чыгышы, ул чакта әлеге тапшыруны алып баручы Зөлфәт Зиннуровның ансамбльгә йөрүчеләр турында әйткән мактау сүзләре әле дә хәтердә һәм күз алдында.

Бу вакыттан соң инде күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Ансамбль югары дәрәҗәләргә ия булды. 2018 елда аңа “Халык фольклор ансамбле” исеме бирелде. Быел Болгарда “Түгәрәк уен”да катнашып дип-ломга лаек булды, ә республика көнендә үткән “Түгәрәк уен” фольклор фестивалендә икенче дәрәҗә диплом алды.

– Шуннан соң безгә ТНВдан “Кәмит Җәвит” тапшыруына чакырып программаның продюсеры Данил Гыйниятов шалтыратты. Коронавирус сәбәпле  анда бару бераз тоткарланды. Һәм, ниһаять, ул көн килеп җитте, бик матур чыгыш ясап кайттык, – диде “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле җитәкчесе Рузалия Насыйбуллина. – Без “Чишмә буенда” дигән сценарийдан өч элемент күрсәттек. “Кәмит Җәвит”тә уен капка төбендә бара бит. Чишмәдән кайтышлый шунда туктап, “Фазыл чишмәсе”н җырладык, “Көянтә-чиләк”, “Яулык алышу” кебек уеннарны күрсәттек, ахырдан “Җизнәкәй” җырын башкардык.

Ә музыкаль күчтәнәч буларак, Рәшит Шәвәлиев “Яшь наратлар”ны, Илдус Хәмидуллин “Алмагачлары”н җырлаганнар. Рузалия Насыйбуллина 2021 елда дөнья күргән 16 сценарий, 2 пьеса тупланган “Мирас булып калсын” дигән китабын бүләк иткән.

“Кәмит Җәвит”кә Арча районы Ташкичү авылыннан “Өммегөлсем” халык фольклор ансамбле кызлары, егетләре килде. Шундый матур, позитив, дәртле, җырга-моңга гашыйк бу коллективка сокланып калдым. Аларга уңышлар телим”, – дип язган инстаграмда тапшыруны алып баручы Җәвит Шакиров.

“Кәмит Җәвит”тә ташкичүләрне карага онытмагыз. Тапшыру 13 ноябрь көнне кичке 6 сәгатьтә була.

 

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International