Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Арча муниципаль районы Сабантуе программасы
2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Арча муниципаль районы Сабантуе программасы
9 июнь, 2013 ел, Арча шәһәре, стадион
I. Бәйрәмне ачу тантанасы. (11.00—12.00)
— Арча муниципаль районы башлыгы А.Ә.Назировның котлавы, Сабантуй флагын күтәрү, кунакларның котлаулары, колгага сөлгеләр бәйләү, бизәлгән җигүле атларны мәйданга кертү.
— Бүләкләүләр: кыр батырлары, терлекчеләр һәм хезмәт алдынгылары, Арча районының Шә-рәфле гражданнары; иң яхшы авыл җирлеге башлыгы, 2 Сабантуй арасында өйләнешкән яшь парлар, узган елның Сабантуенда туган сабый, район бәйгесендә җиңүче укытучылар.
— “Сабантуй манзарасы — җитезләр тамашасы” исемле театральләштерелгән күренеш.
II. Профессиональ ар-тистларның бәйрәм концерты (12.00—14.00)
III. Массакүләм спорт чаралары (12.00—16.00)
— милли көрәш: балалар (3нче сыйныфны кертеп), яшүсмерләр (40 кг. га кадәр, 45 кг.га кадәр, 50 кг.га кадәр, 55 кг.га кадәр, 60 кг.га кадәр, 65 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 70 кг.нан югары), ветераннар, зурлар (60 кг, 70 кг, 80 кг, 90 кг, 90 кг.нан югары) арасында.
Баш хөкемдар — Алеев Р.З., баш сәркатип — Гәрәев Б.Р.;
— кул көрәштерү: ирләр (60 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 80 кг.га кадәр, 80 кг.нан югары), хатын-кызлар (60 кг.га кадәр, 70 кг.га кадәр, 70 кг.нан югары).
Хөкемдарлар — Мөбарәков Ф.В., Мөхәммәтшин Ф.Н.;
— гер күтәрү: ирләр арасында (32 кг) (70 кг.га кадәр, 80 кг.га кадәр, 80 кг.нан югары), хатын-кызлар арасында (16 кг) (70 кг.га кадәр, 70 кг.нан югары), яшүсмерләр арасында 15 яшькә кадәр (16 кг) (50 кг.га кадәр, 50 кг.нан югары).
Хөкемдарлар — Мөхәммәдиев М.Ф., Һадиев Ф.Ф.;
— җиңел атлетика:
— йөгерү: ирләр (1500 м), хатын-кызлар (800 м), 100 м (ирләр, хатын-кызлар), эстафета 4х100 (ирләр, хатын-кызлар).
— озынлыкка сикерү: ирләр, хатын-кызлар арасында.
Хөкемдарлар — Бакиров Б.К., Гыйниятова Г.В.;
— волейбол: ирләр, хатын-кызлар арасында.
Хөкемдарлар — Гарифуллин Г.Б., Зәйнетдинов А.М.;
— стритбол: ирләр, хатын-кызлар арасында.
Хөкемдарлар — Вәгыйзов Ә.Р., Хәсәнов Җ.А.;
— аркан тартышу: 3 кешедән торган 2шәр команда.
Хөкемдар — Заһидуллин Л.У.;
— тезләнеп аркан тартышу
Хөкемдар – Хәсәнов А.А.;
— таяк тартышу
Хөкемдар – Шакиров И.З.;
— өстәл теннисы уены: ирләр, хатын-кызлар арасында.
Хөкемдарлар —Гыйззәтуллин Б.Н., Насыйбуллин Р.Р.;
— зур теннис: ирләр, хатын-кызлар арасында.
Хөкемдарлар — Шакиров И.Г., Мөҗипов А.А.;
— петанк уены: 3 кешедән торган 2 шәр команда.
Хөкемдарлар — Зәйнуллин Х.Х., Яхин А.А.;
— туры колгага менү
Хөкемдар — Ильясов З.Ә.;
— авыш колгага менү (малайлар, кызлар, ирләр, хатын-кызлар арасында).
Хөкемдар — Мөхәммәдьяров Р.Д.;
— бокс
Хөкемдар — Галиев М.Г.;
— өстәл хоккее уены: ирләр, хатын-кызлар арасында.
Хөкемдарлар — Галимҗанов Ф.М., Габдрахманов И.А.;
— көчлеләр сынашуы (экстрим): авыр таш күтәрү, машина тарту.
Хөкемдар — Заһидуллин Л.У.
IV. Халык уеннары: (12.00—16.00)
Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка куеп йөгерү, күзләрне бәйләп бүләкләр кисеп алу, сулы чиләк-көянтә белән йөгерү, бүрәнәдә капчык белән “сугышу”, күзләрне бәйләп кадак кагу, “торба аша” чыгу, сулы чиләктән алма алу, “чаңгыда йөрү”, зур итекләр киеп йөгерү, имезлек белән шешәдән су эчү, ласт киеп йөгерү, коймак ашау, әтәч тоту, гаиләләр арасында төрле уеннар, тауга йөгереп менү.
Баш хөкемдар — Бәдриева Р.Р.
V. Ат чабышы: эш атлары, ярымчиста һәм чиста чабыш атлары арасында. (14.00—16.00)
Баш хөкемдар — Йосыпов Р.С.
VI. Бәйрәм бәйгеләре: җигүле бизәлгән атлар арасында, “Нечкәбил”, “Игезәкләр”.
VII. Кече сәхнәләрдә: (12.00 – 16.00)
– үзешчәннәр сәнгать осталары чыгышы;
– сәнгать мәктәбе укучылары чыгышы;
– ветеран үзешчәннәр чыгышы, төрле бәйгеләр;
– Арча балалар бакчалары, Укучылар сарае балалары чыгышы;
– вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы.
VIII. Аттракционнар: балалар өчен уен мәйданчыгы, җигүле атларда йөрү, электромобильгә утырып йөрү, батут, тир.
Район Сабантуй бәйрәмендә ат чабышлары үткәрү турында нигезләмә
1. Максаты һәм бурычлары:
— ат спортын популярлаштыру;
— спортчыларның осталыгын күтәрү.
2. Үткәрү сроклары һәм урыны.
Ярышлар 2013 елның 9 июнендә Арча шәһәре ипподромында үткәрелә. Теркәү вакыты — 9 сәгатьтән 13 сәгатькә кадәр.
3. Ярышлар үткәрү белән җитәкчелек итү.
Ярышларны әзерләү һәм үткәрү белән оештыру комитеты шөгыльләнә. Хөкемдарлыкны оештыру комитеты раслаган хөкемдарлар коллегиясе тормышка ашыра.
4. Ярышта катнашучылар.
Ярышларда медицина иминияте полисы, шәхес таныклыгы булган спортчылар, ветеринария һәм нәсел таныклыгы булган атлар катнаштырыла.
5. Ярышлар программасы.
Ярышлар шәхси санала:
— җирле токымлы атлар чабышы (2150 м);
— ярымнәселле токым атлары чабышы (2150 м);
— чиста нәселле токым атлары чабышы (2150 м).
6. Финанслау һәм бүләкләү.
Катнашучыларны китерү, урнаштыру, ашату чыгымнарын җибәрүче оешмалар түли.
Бүләкләү чыгымнары—социаль–мәдәни программалар үткәрү буенча фонд исәбенә.
7. Гаризалар.
Алдан гаризалар 2013 елның 8 июненә кадәр 3–19–66, 3–08–93 телефоннары буенча кабул ителә.
Соңгы гаризалар хөкемдарлар коллегиясенә килү көнендә бирелә.
Әлеге нигезләмә ярышларга рәсми чакыру булып тора.
Оештыру комитеты
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз