Арча инкубаторы, шактый еллар тик торганнан соң, яңадан эшли башлады.

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Арча инкубаторы, шактый еллар тик торганнан соң, яңадан эшли башлады.
— Быел безнең өчен сынау елы кебегрәк инде, — ди шәхси эшмәкәр Марат Нигъмәтуллин. — Шулай да, 28 мең чеби чыгарырга өлгердек.
Инкубаторның эшчәнлеге белән муниципаль район башлыгы Алмас Назиров та танышты, планнары белән кызыксынды. Предприятиенең эшли башлавы район халкы өчен дә уңай, киләчәктә биредә төрле сроктагы бройлерлар алып булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International