Үзеңнеке — үзәктә

2013 елның 29 мае, чәршәмбе
Үзеңнеке — үзәктә
Әбүнәче көнен хәзер халык көтеп ала башлады. Елдан–ел киң колач җәеп, газета–журнал укырга яратучылар өчен үзенчә бер бәйрәмне хәтерләткән бу чараның уңай яклары да бар. Ташламалы бәягә яраткан газетаңа я журналыңа языла аласың, аннан шуларны нәшер итүчеләр белән дә очрашасың, бүләкләр дә отасың.
Бу юлы да әбүнәче көнендә Арча почта бүлекчәсендә кеше күп иде. Кунаклар да килгән. “Сөембикә” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлнур Сафиуллина бер генә әбүнәче көнен дә калдырмый. Бу юлы үзе белән гамәли хезмәткәр Нәфисә Әскәрованы да алып килгән. Язылучыга бүләкләре дә күп.
— “Сөембикә” журналы быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә, — ди ул. — 1913 елдан “Сөембикә” исемен йөрткән, аннан “Азат хатын” булды, хәзер яңадан беренче исемен кайтарды. Безнең тираж 10 меңгә якын. Татарлар яшәгән чит төбәкләрдә дә яратып алдыралар. Ә Арча ягында журналыбыз дуслары аеруча күп. Узган ел 100 кешегә яздырып, хат ташучы Алсу Әхмәтшина һәм газета–журналларга яздыру буенча инженер Рәсүлә Гаффарова спонсорыбыз “Магия серебра” ширкәтенең кыйммәтле бүләкләренә дә лаек булдылар. Хәзер “Сөембикә” журналына бер елга да яздырып була. 100 сумга арзангарак та чыга.
“Казанские ведомости” газетасына яздыру һәм ваклап сату бүлеге җитәкчесе Дания Харисова да арчалылар турында бик матур фикерләр әйтте.
— Сезнең татар районы бит. Безнең газетага күп язылмыйлар. Шулай да 200дән артык кеше җыела. Әмма халык монда бик әйбәт, яхшы күңелле. Хөрмәт йөзеннән булса да язылучылар бар. Шуңа Арчага мин чакыру белән бик теләп бүләкләр белән киләм, — ди ул.
“Аргументы и факты” газетасының берничә бите безнең төбәк яңалыкларын яктырта. Быел әбүнәче көненә Казаннан әлеге газетаны сату буенча директоры Лариса Петрова килгән иде. “Аргументы и факты” газетасын Татарстанда 1500 кеше алдыра. Арчада да укучыларыбызны табарбыз дип уйлыйбыз”, — ди ул. Бүләккә һәм истәлеккә сувенирлар, фирма символикасын да алып килгән.
Почта хезмәткәрләре, хат ташучылар килүчеләрне чират тотмадылар. Яздыру берничә урында алып барылды. Һәркемгә истәлеккә газета–журналлар да бирелде.
Бу көнне вакытлы матбугатка 300гә якын кеше язылган. Күбесе район хәбәрләрен җиткерүче “Арча хәбәрләре”н үз иткән. Шулай булмый, шунда яшәп, ничек үз газетаңны алдырмый калып була ди.
Арчадан К.Мөбарәкова да шундый фикердә.
— Мин гомер буе район газетасы алдырам. Беренче битеннән алып соңгы битенә кадәр укып чыгам, — ди ул. — Хәбәрчеләр хатлары да күп басыла, кешеләр, язмышлар турындагы мәкаләләрне аеруча яратып укыйм.
— Мин дә “Арча хәбәрләре”н 20 ел алдырам. Берсендә язылмый калган идем, көчкә бер айны үткәрдем, — дип кушыла С.Закирова. — Урамга сирәк чыгам. Пенсиядә мин, аннан аякларым да авырта. Шуңа бөтен хәбәрне газета аша беләм. Никадәр күп, чәчәкле–чуклы, бизәкле, төсле газета–журналлар басылса да, үзеңнеке үзеңнеке инде.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International