Аерылышулары яман...

2021 елның 20 ноябре, шимбә

Телевизордан ике аккошны боз “әсирлегеннән” коткарганнарын карап утырдым да, тавык үстергән кыр үрдәкләренең язмышын белергә теләп Айзатка шалтыраттым.

Үрдәкләрнең тугызы да узган кышны уздырган урыннарына кайтты, – диде ул. –  Язга кадәр шунда торачак инде алар.

Бу үрдәкләрне күл-ләрдә боз эрегәч тә иреккә җибәргәннәр иде. Җәй буе шунда яшәп, башка үрдәкләр белән парлашып балалар үстерделәр.

– Алар күлдә генә яшәмәде, – ди Айзат. – Кайбер көннәрне бөтенләй күренми иде, башка кыргый иптәш-ләре белән аралашып яшәделәр, бәбкәләр үстерделәр.

Җәй дәвамында үзем-нең дә үрдәкләрнең хәлен белгән булды. Айзат чакырган тавышка тавык үстергән үрдәкләрнең тугызы да килеп җитә. Суга ыргыткан ипи кисәкләрен дә ашыйлар. Ә менә күлдә булган башка үрдәкләр читкәрәк китә, үлән, тал арасына яшеренергә тырыша.

– Тугыз үрдәк иялән-гән урыннарына кайтып  керде, – ди Айзат. – Ә менә калганнары (балаларыдыр инде) алар урнашкан бина өстендә әйләнгәләп йөрделәр дә очып китеп бардылар.

Киләсе язда безне тагын мавыктыргыч очрашу көтә. Исән-сау әйләнеп кайтсыннар!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International