«ЮГАГРО» күргәзмәсе — үсемлекчелек продукциясе җитештерү һәм эшкәртү өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм материаллар күргәзмәсе, бәйсез аудит мәгълүматлары буенча, Россия продукциясен дөнья базарында таныту, яңа сату базарлары булдыру, эшлекле элемтәләр урнаштыру өчен зур әһәмияткә ия.
Компаниянең генераль директоры Фәнис Гарәфиев сүзләренә караганда, күргәзмә динамик режимда уза һәм Арча шәһәрендәге «АрскМеталл» заводлар төркеме» ҖЧҖ тарафыннан җитештерелә торган сэндвич-панельләр һәм металл конструкцияләргә ихтыяҗ зур һәм алар кызыксыну уята. «Мондый масштаблы күргәзмәләрдә катнашып, үз продукцияңне күрсәтү киң даирә потенциаль клиентлар өчен менә дигән мөмкинлек, – дип билгеләп үтте Фәнис Гарәфиев.