“ТАТМЕДИА” АҖ газета-журналларга язылучылар арасында “Язылган өчен шифаханәгә юллама, кар көрәү машинасы, телевизор һәм башка бүләкләр!” дип аталган яңа акция үткәрә.
Төп приз – шифаханәгә ике кешелек юллама. Шулай ук кар көрәү машинасы, телевизор, смартфон, робот-тузан суыргыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы һәм үтүк
отарга мөмкин.
Гаризалар 2021 елның 21 октябреннән 2022 елның 21 гыйнварына кадәр кабул ителә. Акциядә катнашу өчен 2022 елның беренче яртыеллыгына “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең бер газета һәм бер журналына ким дигәндә 6 айга язылырга кирәк.
Язылу турында квитан-цияләрне (язылучының фамилиясе, исеме, әтисенең исеме, басма исеме, язылу вакыты һәм бәясе күрсәтелгән булырга тиеш) почта аша “Акция” тамгасы белән, телефон һәм язылучының исемен күрсәтеп, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт адресына җибәрергә кирәк. Шулай ук күчермәләрне podpiska@tatmedia.ru электрон адресына җибәрергә була. “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте газета һәм журналлары белән tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин.
Бүләкләр 2022 елның 11 февралендә уйнатылачак.
Реклама