Арча районыннан – 9, Әтнәдән 2 егет армия сафларына китә.
22 ноябрьдә район хәрби комиссариатына армиягә китәсе егетләр җыелды. Булачак солдатлар һәм аларның әти-әниләре район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров, хәрби комиссар Алмаз Борһанов һәм Ильяс хәзрәтнең хәер-фатихасын алдылар.
“Сезнең һәрберегез безнең өчен кадерле. Һәркайсыгызның хәлен белеп, кире әйләнеп кайтканчы борчылып торабыз. Районыбыз егетләре турында мактау сүзләре генә килеп тора. Сездән дә яхшы хәбәрләр көтәбез”, – диде Алмаз Борһанов.
Гадәткә кергәнчә, егет-ләргә хәерле, имин юллар теләделәр. Ильяс хәзрәт Коръән сурәләрен укып, ихлас теләкләрен җиткерде.