Казанда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм “Татарлар” газетасы оештырган “Авылым чишмәләре” конкурсына йомгак ясалды.
Бүләкләү тантанасы “Дворяннар оясы” ресторанында булды. Ни өчен язабыз без бу турыда, чөнки безнең Арча районыннан Арчаның 1нче балалар бакчасында физик тәрбия бирүче Алисә Ахунова “Инша” номинациясендә Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Алисә яңа гына Казаннан бүләкләү тантанасыннан кайтты. Җиңүчеләрне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева, шушы ук идарәнең баш референты, “Дөнья” студиясен алып баручысы һәм режиссеры Энҗе Шәйхетдинова котлады һәм бүләкләр тапшырдылар.
– Мин төрле конкурсларда катнашырга яратам, – дип сөйли Алисә Ахунова. – Инстаграм социаль челтәрләрдән укып беләм мин алар турында. “Авылым чишмәләре” конкурсы турында да шуннан белдем. “Минем беренче уразам” конкурсында беренче урынны алдым. Бу юлы чәй өстәле янында бик матур концерт та булды. Артистлар Искәндәр Биктаһиров һәм Резедә Төхвәтуллина җырлап, бәйрәм рухы бүләк иттеләр. Бик күңелле булды. Шундый конкурсны һәм бүләкләү тантанасын оештыручыларга зур рәхмәт. Алга таба да очрашулар насыйп булса иде!
Ә хәзер, әйдәгез, Алисәнең конкурста уңай бәя алган иншасын, чишмә турында уйлануларын бергәләп укыйк. Туган авылы Кече Төрнәле чишмәсе турында ниләр язды икән ул.
Авылым чишмәсе
Безнең кечкенә генә Кече Төрнәле авылында ике чишмә челтерәп ага. Чишмәләрнең үзләренә кушылган исемнәре юк, ләкин авыл халкы бер чишмәне “Бу оч чишмәсе”, икенчесен “Теге оч чишмәсе” дип йөртә. Безгә “Бу оч чишмәсе” якын. Минем өчен ул “Безнең чишмә”, чөнки безнең элек торган өй чишмәгә бик якын иде. 18 ел элек без яңа өйгә күчтек, ләкин бу чишмә безнең йөрәкләрдә “Безнең чишмә” булып сакланып калды.
Электән халык зирәк, акыллы булган. Сусыз җиргә берәү дә килеп утырмаган. Авылларны чишмә буйларына, елга тирәсенә төзегәннәр. Безнең бабайлар да авылның мул сулы чишмә буен сайлап, нигез салганнар. Чөнки су – яшәү чыганагы, сусыз тормыш юк. Чишмә суы тылсымлы көчкә ия, шуңа күрә изге чишмәләр турында төрле риваятьләр яши. Чишмәләр турында шигырь, хикәя язалар, моңнарын җырга салалар. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да “Туган авыл” шигырен язганда туган авыл чишмәсе турында искә алмый кала алмаган.
Тау башына салынгандыр
безнең авыл
Бер чишмә бар, якын
безнең авылга ул.
Авылыбызның ямен,
суы тәмен беләм,
Шуңа күрә сөям
җаным-тәнем белән.
Әйе, туган авыл суының тәмен белгәнгә күрә туган җир якын, кадерле ул. Эх, ул, чишмә буйлары... Борынгыдан кызлар һәм егетләр чишмә буенда очраша торган булганнар. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиевның “Челтер-челтер чишмә ага” җырын яратып тыңлыйбыз. Татар шагыйре Зәки Нури нинди матур җыр сүзләре язган!
Чишмә буена кил әле,
Чишмә белән серләшик.
Бабайлардан калган гадәт,
Гомерлеккә берләшик.
Челтер-челтер чишмә ага,
Кызлар җырлап су ала.
Су алганда суырып үпсәң,
Үпкән эзләре кала...
Авылга килен төшкәч, иң элек аңа чишмә юлын күрсәткәннәр. Бу гореф- гадәтләр әле дә кайбер якларда сакланган.
Безнең балачакның күңелле мизгелләре чишмә буенда узды. Җәй көннәре без шул чишмә тирәсеннән төрле-төрле матур ташлар җыйдык, нәни балык-ларны күзәттек. Чишмә белән бәйләнгән истәлекләр күп безнең. Чишмә буена “Чишмә тавы” дип исем бирдек. Эх, ул балачак еллары... Әни суны чишмәдән алып менә, ә без аңа ияреп төшәбез. Җир астыннан ничек су чыга, бигрәк көчле ага, дип аптырыйбыз. Менә шундый чишмәләрдән зур елгалар, күлләр барлыкка килә.
Чишмә безгә якын булганлыктан, чишмәне гел чистартып тордык. Җәен үләнен чаптык, кышын карын чистарттык. Чишмә буенда сайраган кошлар җырын, челтер-челтер чишмә тавышын тыңлап үстек.
Тау астында чишмәбез,
Көнгә ничә төшәбез.
Салкын саф суын
Бик яратып эчәбез.
Чынлап та, чишмә суын бик яратып эчәбез, чәй дә кайнатабыз. “Суыбыз бик тәмле ”дип горурланабыз.
Чишмәләрне матурларга, алар янына агачлар утыртырга, чишмә эченә чүмечләр куярга кирәк. Мин үзем табигатьне бик яратам. Кечкенәдән табигатебезне сакларга, чишмәләрне карап, чистартып торырга кирәклеген белеп hәм күреп үстем.
Тау итәгенә сыенып утырган кечкенә генә Төрнәле авылы астыннан Казансу елгасы ага. Яз көне бер дулап, шаулап ала да, җәй көне сабыр-салмак кына ага да ага ул. Кырыйларын куе таллыклар каплап алган, челәннәр үзләренә оя ясарга урын тапкан. Су өстендә акчарлаклар оча, тынычрак җирдә үрдәкләр бала чыгара. Зур елгабызны аккошлар да үз итте, ел саен сагынып кайта алар.
Элек-электән чишмәгә бөтен авыл кер чайкарга йөргән. Хәзер тормышыбызга автомат кер юу машиналары килеп кергәч, чишмә юллары онытылып бара... Җәен үлән үсә, кышын кар баса. Чишмәләр матур итеп ясалган, ләкин алардан элеккеге кебек файдаланмыйлар инде. Бизәкле көянтә-чиләкләр белән кызлар суга йөрми. Инештә каз-үрдәкләр дә йөзми бугай...
Өйләргә су керсә дә, чишмә юлы онытылып барса да, балачактан суын ташып, кер чайкаган, уйнап үскән җанга якын чишмә буйлары үзенә дәшеп тора. Рәхәт биредә, челтер-челтер су ага...
Ял көннәрендә авылга кайткан туганнар чишмәдән савытлар белән тәмле чишмә суын шәhәргә алып китәләр. Чөнки чишмә суы бик файдалы. Һава кебек үк, су да кешегә бик кирәк.
Чишмәләребез юкка чыкмасын өчен, аларга игътибар, тәрбия кирәк. Юкка чыккан чишмәләр дә күп. Алар безгә рәнҗемәсен иде... Авылыбызның чишмәләрен чүп үләне капламасын. Бала чактагы кебек, су буена хуш ис таратып, бөтнек, чәчәкләргә генә күмелеп утырсыннар иде алар, челтер чишмәләр.
Кечкенә генә авылыбыз яшәсен, чишмәләребез озак еллар буена безне шифалы сулары белән сөендереп торсыннар иде!