Арча балалар сәнгать мәктәбе күптән инде районның мәдәни үзәгенә әверелде.
Аның базасында төрле фестивальләр һәм конкурслар, квалификация күтәрү курслары һәм тәҗрибә уртаклашу, хисап концертлары һәм күргәзмәләр уза. Укучылар да, укытучылар да үзләрен төрле бәйгеләрдә сынап, алдынгы урыннарны алалар.
Арчаның сәнгать мәктәбендә 5 яшьтән 17 яшькәчә балалар шөгыльләнә. Иң кечкенәләр өчен мәктәпкә әзерлек бүлеге оештырылган. Анда балаларга сөйләм үсеше, музыка грамотасы, чит тел, бию, иҗат дәресләре буенча белем бирәләр. Быел бирегә 5-6 яшьлек 77 бала йөри. Аларга белем бирүче Гөлназ Котдусова, Гөлнур Солтанова, Чулпан Ганиева, Айгөл Галимҗанова, Дамира Мөхәммәдиева сабыйларны мәктәпкә әзерләү белән бергә, күңелләрендә сәнгатькә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Моңа дәлил булып хисап концертлары тора. Алар һәрдаим өйрәнгәннәрен әти-әниләргә, укытучыларга күрсәтеп, әдәби-музыкаль чаралар уздыралар. Әле күптән түгел генә шундый күңелле чараларның берсе “Бантиклар көне” булды. Сәнгать мәктәбенең иң кечкенә укучылары ике ай эчендә үзләренең нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Балалар биеп-җырлап кына калмады, инглиз теленнән үзләштергән белемнәрен дә тәкъдим итте, сөйләм осталыкларын да күрсәтте. “Балаларыбызның һәрберсенә шәхси якын килеп эшләргә тырышабыз. Менә шундый чаралар узган саен алар ачылып китә. Дәрес барышында парта артында утырырга, укытучы белән эшләргә өйрәнсәләр, чыгыш ясаганда үзләрен сәхнәдә тотарга өйрәнәләр”, – диде Гөлназ Котдусова.
Әзерлек төркеме укучыларыннан тыш, шулай ук беренче ел театраль түгәрәктә шөгыльләнүче 6-7 яшьлек малайлар һәм кызлар әкият сәхнәләштерде. Яшь артистлар үзләрен беренче тапкыр сәхнәдә сынап карады. Алар белән Ләйсән Ахунова шөгыльләнә. Актерлык осталыгын, матур сөйләмне, төркемдә эшләү күнекмәләрен үстерү өстендә эш алып бара ул. Сәләтле балалар өчен махсус программалар эшләнгән, анда, башкару осталыгын камилләштерүдән тыш, баланың лидерлык сыйфатларын үстерүгә һәм хәзерге җәмгыятьтә психологик адаптациягә аерым игътибар бирелә. “Түгәрәккә йөрүче һәр бала үзенчә сәләтле. Укучылар рольләрне бик теләп өйрәнә. Беренче ел йөрүче бу укучыларның бүген беренче чыгышлары иде. Шуңа да карамас-тан, алар үзләрен яхшы яктан күрсәтте. Тагын да матур чыгышларыбыз алда әле”, – диде Ләйсән ханым.
Балаларда кечкенәдән сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимнәргә афәрин, диясе килә. Үрнәк укучылар, горурланырлык сәхнә осталары, ышанычлы буын булып үсеннәр алар.