Балаларымның минем ярдәмне тоеп яшәүләрен телим

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Районыбызда үрнәк гаиләләр, күп бала үстерүче герой аналар бихисап. Шундыйларның берсе – Арчада гомер итүче Раушания һәм Мөдәрис Закировлар гаиләсе. Биш бала үстерүче Закировлар бәхетле гаилә серләре белән бүлеште. 

Биш тапкыр әни булу бәхетен татыган Раушания ханымны редакциягә чакырдык. Мөлаем ханым, оста педагог, үрнәк әни белән сөйләшеп, вакытның узганын сизми дә калганбыз.

“Миңа күрсәткән игътибарыгыз өчен зур рәхмәт, – дип башлады ул сүзен. – Мин бик бәхетле әни. Һәр балам турында озаклап сөйли алам. Алар һәркайсы аерым шәхес”, – дип дәвам итте.

Раушания Закирова тумышы белән Мурманск өлкәсенең Заполярная шәһәреннән. Белеме буенча музыка һәм физкультура укытучысы булган кыз педагогика юнәлеше буенча эшләргә Арчага кайта һәм биредә төпләнеп кала. Алты елдан артык педагогика көллиятендә эшләгәннән соң, кечкенәләр белән эшләүне якынрак күреп, балалар бакчасына урнаша. Биредә тормыш корып, ике ул, өч кызга гомер бүләк итә.

“Бәләкәч” балалар бакчасында музыка җитәкчесе булып эшләүче Раушания ханым бүген декрет ялында. Аларның гаиләсендә сәнгать юнәлеше зур урынны алып тора. Холкы буенча бер урында утыра белмәүче, гел яңалыкка омтылучы Раушания Закирова җырлар иҗат итә. Халыкара бәйгенең “Автор җыры” номинациясендә дипломант, үзе җитәкләгән “Күңелле балачак” ансамбле белән гран-при иясе ул. Раушания ханымның иҗатындагы иң мөһим вакыйгаларының берсе – “Мин Арча баласы” проекты гимнының презентациясе. Әлеге гимнның көен язучы Раушания Закирова. Закировлар гаиләсе шулай ук “Нечкәбил” бәйгесендә катнашып, матур чыгыш күрсәтә. Иҗат белән шөгыльләнүдән тыш, һәрдаим хәйрия чараларында да катнаша Раушания ханым.

Хезмәт юлында алыштыргысыз белгеч булса, гаиләдә балаларын тәрбияләүгә бик җитди караучы ана ул. Олы кызлары Камиләгә 16 яшь. Казан музыка көллиятендә дирижерлык факультетында белем ала. 14 яшьлек уллары Данил дә Казан хореография көллиятенең балет бүлегендә укый. Ул 4 сыйныфтан соң китеп, зур конкурслар аша узып кына эләгә бу көллияткә. Айсылу – өченче бала. Ул Арчаның 1нче мәктәбендә икенче сыйныфта белем ала. Шулай ук музыка уен кораллары һәм бию белән кызыксына. Өч яшьтән өстәмә белемне сәнгать мәктәбендә үзләштерә. Балалар бакчасында тәрбияләнүче Асиләгә 3 яшь. Ул да хәзердән җыр-бию сәнгатен үз итә. Иң төпчекләре – 1 яшьлек Рәмис уллары. Рәмис әлегә әнисе иҗат иткән бишек җырларын тыңлый. Аның да сәнгать кешесе булачагына шиге юк Раушания ханымның.

“Дөньяга килгән һәр балам миндә нинди дә булса сәләт уята. Мәсәлән, Айсылу кызым туганнан соң, мин көйләр яза башладым. Ә Рәмис улым миндә тегү сәләтен ачты. Бүген мин гаиләм өчен киемнәрне үзем тегәм. Әни куллары белән булдырылган киемнәр икенче төрле җылылык бирә дип уйлыйм. Балаларымның һәр яктан минем ярдәмне тоеп яшәүләрен телим”, – ди ул. Бәхетле гаиләдә бәхетле балалар үстерүнең серен һәрдаим үз өстеңдә эшләп, әти һәм әнинең гармониядә яшәүләрендә күрә Раушания Закирова. “Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт булу мөһим. Балалар гына түгел, әти-әни дә балаларны тыңлый белергә һәм аларның фикерләрен исәпкә алырга тиеш. Әниләр өчен тагын бер мөһим тормыш шарты – үзең өчен вакыт таба белү. Үз-үзеннән канәгать, күңеле тыныч булган әнинең генә балалары да шундый булып үсәчәк. Шундый хуҗабикә генә гаиләсендә бәхетле мохит булдыра ала”, – дигән акыллы фикерен җиткерде күп балалы ана.

 

Гөлнур Миннебаева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International