Район яшүсмерләре ун үлчәү категориясендә бил алышты

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Узган шимбәдә Арчаның 6нчы мәктәбендә 2007–2010 елгы егетләр арасында көрәш ярышлары узды.

Менә инде икенче ел рәттән балаларга спорт бәйрәме бүләк итүче иганәче – Алмаз Искәндәров. Әлеге мәктәптә белем алып, көрәш белән ныклап кызыксынучы ике улы да изге эшләрендә зур этәргеч аңа. Ярышны ачу тантанасында Россия көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев да катнашты.

Ярышларда 17 җыелма команда, 94 көрәшче катнашты. Кәче, Иске Чүриле, Лесхоз, Түбән Мәтәскә, Наласа, Сикертән, Казанбаш, Яңа Кенәр, Шушмабаш, Утар Аты, Яңа Кырлай, Ашытбаш, Урта Курса, Арчаның 2нче, 6нчы, 7нче мәктәпләре һәм 5нче гимназия көрәшчеләре бил алышты. Алар ун үлчәү категориясендә көч сынашты. 

Җиңүчеләргә медаль, грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Командалар арасында 1нче урынны Арчаның 6нчы урта мәктәбе командасы (тренерлары Ф.Һидиятуллин, И.Фазылҗанов), 2нче урынны Лесхоз мәктәбе командасы (И.Әскәров), 3нче урынны Кәче мәктәбе командасы (Р.Галиев), 4нче урынны Яңа Кенәр мәктәбе командасы яулады.

Мәктәп тарафыннан һәр катнашучыга бушка ашау оештырылган иде. Арчаның спорт мәктәбе әлеге ярышларга үз көчен керткән һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерә.

Гөлнур Ниязова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International