25 ноябрьдә илнең барлык белем бирү оешмаларында “Кеше хокуклары” Бөтенроссия бердәм дәресе үткәрелә.
1948 елның 10 декабрендә кеше хокуклары Гомум декларациясе кабул ителү хөрмәтенә уздырылган әлеге дәресләр Арча районы мәктәпләрендә дә узды.
Бу күләмле белем бирү акциясе Россия Федерациясенең Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле тарафыннан тәкъдим ителеп, 2017 елдан оештырылып килә. Соңгы биш елда “Кеше хокуклары” бердәм дәресендә районыбызның биш меңнән артык укучы һәм студентлары катнашты.
Арчаның 2нче һәм 7нче урта гомуми белем мәктәпләрендә узган җәмгыять белеме дәресендә без дә бер-дәм акциянең шаһитлары булдык. Дәрестә шулай ук ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, мәктәп директоры Гөлназ Гыйниятуллина, директор урынбасары Гөлназ Зиновьева да катнашты. 11 сыйныфта дәресне мәктәпнең тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Шәүкәт Жандаров алып барды. Ул үзе генә сөйләп калмыйча, дәрестә укучыларны катнаштырып, алар белән әңгәмә корды. Берничә укучы “Кеше хокуклары” темасы буенча чыгыш та әзерләгән иде. Тема ныгытылганнан соң, укучылар алдына берничә бирем бирелде. Булган белемнәренә таянып, егет-кызлар аларның чишелешен тапты.
Дәрес тәмамланганнан соң, Надия Равилевна әлеге дәрескә югары бәя бирде. “Чыгышларыгызны, җавапларыгызны тыңлап, үз хокукларын белүче яшьләр үсеп килә дип куанып утырдым. Хокукларыгызны беләсез икән, димәк, сез үзегезне яклый аласыз. Туры юлдан тайпылмыйча, югары үрләр яулап, бәхетле киләчәктә яшәвегезне телим”, – дип, укучылар белән горурлануын белдерде ул. Мондый дәресләрнең кеше хокулары белән бәйле мәсьәләләрне хәл иткәндә роле зур булуын, үз хокукларыбызны белүнең әһәмияте һәм гомумдөнья кыйммәте мәктәп яшеннән өйрәтелергә тиешлеген ассызыклады ул.
Тарих һәм җәмгыять белеме фәне укытучысы Гүзәл Исмәгыйлева уздырган 7нче мәктәптә барган бердәм дәрестә район хатын-кызлар советы рәисе Альмира Гатауллина катнашты. Дәрес шулай ук эзлекле һәм эчтәлекле итеп алып барылды. Альмира Мидхәтовна да үзенең уңай бәясен бирде.
Гөлнур Минһаҗева