Хезмәт белән яуланган хөрмәт

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

Районыбызның мөхтәрәм ветераны Надежда Григорьевна Калуевага 85 яшь тулды.

Юбилярны район башлыгы Илшат Нуриев котлады, бүләкләр тапшырды, сәламәтлек теләде. Аз гына очрашу вакытында да күпме истәлекләр яңартылды.

Надежда Григорьевна – Арча кызы. Беренче номерлы урта мәктәпне тәмамлагач төзелеш институтына укырга керә. “Әнигә рәхмәт, нинди авыр елларда дүрт баланы үстереп кеше итте, өчебез шул ук институтны тәмамлады”, – ди ул.

Әтисе турындагы истәлекләрен бүген дә дулкынланмый тыңлау мөмкин түгел. Әтисе бик таза гәүдәле, танылган көрәшче була. Берничә тапкыр район Сабантуйларында батыр кала, велосипед, тегү машинасы, самавыр белән бүләкләнә. Төрле җитәкче урыннарда эшләгән була ул. Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка алалар, күп тапкырлар яралана. 1944 елда дошман снайперы аткан пуля бугазын тишеп үтә, Григорий караңгыда тәмәке тартып торган була, снайпер шуның утына аткан, күрәсең. “Әти госпитальдән соң өйгә кайтты, – ди Надежда Григорьевна. – 1944 елның март ае иде бу. “Минем бөтен тәнем кыйпылчыклардан гына тора, үлгәч мине  металлоломга тапшырырсыз”, – дип шаяртканы истә. Аның калу мөмкинлеге дә бар иде, минем урын фронтта!” – дип китеп барды. 1944 елның май аенда үлгән хәбәре килде”.

Әтисе  белорус милләтеннән була, Белоруссия җирендә мәңгелеккә ятып кала.

Надежда Григорьевна институтны тәмамлагач эшкә Себергә яки Ерак Көнчыгышка җибәрүләрен сорый. Омск шәһәренә билгелиләр, трестта мастер булып эшли башлый, өлкән инженер дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Тормышка чыккач Сахалинга китәләр. Уллары да шунда туа. Аннан тормыш юллары Кавказ якларына илтә.

1965 елда улы белән Арчага кайта, юл участогына прораб булып урнаша. “Минем карамакта 12 хатын-кыз, каток һәм грейдер. Автотранспорт предприятиесе машиналары кирәкле чималны ташый, юлларга асфальт түшибез”, – дип сөйли ул. Бервакыт Арчаның үзәк урамында яңа салынган асфальт өстенә “Волга” машинасы килеп керә. Надежда Григорьевна машинаны туктата, ишеген ачып эчтәгеләрне шелтәли башлый. “Керергә ярамый”, – дип язылган бит, кая барасыз?”

Машина кире борылып китәргә мәҗбүр була. Хезмәттәшләре машина эчендә беренче секретарь булуын әйтәләр. Яңа кайтып эшли башлаган кеше аны каян белсен! Җитмәсә янында министр урынбасары да булган икән...

Надежда Григорьевнаның үзенә сүз әйтүче булмый, ә менә мастерын райкомга чакырып утлы табага бастыралар, эштән алырга, дигән әмер була.

Әлеге хәбәрне ишеткән Надежда Григорьевна райкомга китә, беренчегә кереп мастерның ни гаебе бар, эштән мин китәм, ди.

Шунысы гаҗәп, мастер үз урынында кала. Күпмедер вакыттан соң Надежда Григорьевнаны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары итеп алалар.

– Юл участогы җитәкчесе Мөхәммәт Бариевка бик рәхмәтлемен, – ди Надежда Григорьевна. – Ул мине бик күп нәрсәгә өйрәтте.

– Минем Мәскәүдәге Ак йортта да булганым бар, – дип әйтеп куйды әңгәмәдәшем.

– Анда ничек барып чыктыгыз?

– Арчага яңа икмәк заводы төзергә кирәк иде. Бу мәсьәләне Казанда гына хәл итеп булмый икән. Ә РСФСРның җирле сәнәгать министры Успенский – бездән депутат. Шуның янына барырга туры килде. Кабул итте, тиешле кешеләргә әмер бирде. Проектын ясату өчен Ростовка барырга туры килде.

Ә көндәлек хәл итәсе мәсьәләләр буа буарлык. Яңа Кырлайда Г.Тукай музее төзегәндә дә гел шунда була ул.

Элек бергә эшләгән хезмәттәшләре Надежда Григорьевнаны сагынып хөрмәт хисләре белән искә алалар. Тирән белемле, җаваплылыктан курыкмый торган, тәвәккәл кеше иде, диләр. Соңрак озак еллар капиталь төзелеш бүлегендә эшләде. 70 яшьтә дә бик җибәрәселәре килмәгән иде.

Кайда гына эшләсә дә, гадилеген югалтмады ул, гел халык арасында булды. 50 ел районның  “Русская песня” ансамблендә җырлады. Кичләрен фикердәшләр белән “Пашкау” урманына кадәр йөгерергә дә вакыт тапты.

Юбилеең белән, Надежда Григорьевна!

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International