Аңлашып эшләгәндә уңышка ирешеп була

2013 елның 31 мае, җомга
Аңлашып эшләгәндә уңышка ирешеп була
29 майда муниципаль район башлыгы Алмас Назиров хуҗалык җитәкчеләре, җирлек башлыклары һәм сөт җыючы эшмәкәрләр белән киңәшмә үткәрде.
Беренче көн тәртибе буенча районда санитар–экологик хәлнең торышы тикшерелде. Соңгы вакытта үткән тикшерүләр бу өлкәдә әле җитешсезлекләрнең күп булуын ачыклады.
Тиздән чәчүлекләрне кабул итү, терлек азыгы әзерләүгә багышланган семинар–киңәшмә үтәчәк. Район башлыгы хуҗалыкларда бер сыерга ким дигәндә 2 тонна яхшы сыйфатлы печән әзерләү бурычы куйды. Юл буендагы җирләрне файдалануга да игътибарны арттырырга кирәк. “Ак Барс–агро”, “Татарстан”, “Северный” ширкәтләре бу уңайдан үрнәк булып тора.
“Вамин” хуҗалыкларында икътисади вәзгыять андагы үгез бозауларны сатарга этәрә. Районның икътисади тотрыклылыгын тәэмин итү максатында киңәшмәдә терлекне үзебезнең җирлектәге хуҗалыкларга, шул исәптән шәхси хуҗалыкларга да тәкъдим итәргә, тана бозауларга алыштырырга яки хезмәт хакы исәбенә бирергә кирәклеге әйтелде. Аның бәясе дә чагыштырмача арзан, 150 кг.га ка-дәрлеләренең 1 кг.мы — 100, аннан авырраклары 80 сум (тере үлчәүдә).
Районда шәхси хуҗалыклардан сөт җыю мәсьәләсе буенча район башлыгы урынбасары Любовь Осина чыгыш ясады. Килешү нигезендә 22 апрельдән күпчелек сөт Арча сөт комбинатына тапшырыла башлады. Бу, иң беренче чиратта, предприятиене эшләтеп җибәрү, аның район икътисадында тоткан элеккеге дәрәҗәсен кире кайтару, үзебезнең кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итү максатында эшләнә. Бер үк вакытта комбинатның яңа җитәкчесе шәхси хуҗалыклардан җыйналган сөт өчен вакытында исәп–хисап ясап баруны үз өстенә алды. Әлегә ул вәгъдәсендә тора. Тапшырылган сөт өчен бурычлары юк. Ә менә комбинаттан акча алып та аны халыкка вакытында өләшмәгән Вильдан Гарифуллин һәм Рафаэль Төхвәтуллин кискен тәнкыйтьләнде.
Арча сөт комбинатының бүгенге хәле турында директоры Марсель Мотыйгуллин үзе дә чыгыш ясады. Уртак тырышлык белән предприятие яңадан аякка басып килә. Апрельдә көнгә 13,7 тонна сөт кабул ителгән булса, хәзер бу сан 50 тоннага җиткән. Комбинатта шушы чорда 73 тонна май, 92 тонна коры сөт җитештерелгән. “Продукцияне урнаштыру буенча да проблемалар юк, — диде директор. — Аны Санкт–Петербургка җибәрәбез, җәй беткәнче заказлар бар”.
Халыктан җыйналган сөт өчен эшмәкәрләргә апрельдә килограммына 14,48 сум, майда 14,74 сум түләгәннәр. Марсель Мотыйгуллин сөтнең сыйфатына игътибарны арттыруны сорады. Аның сүзләренә караганда, әчегән яки су кушылган сөт китерү очраклары булган.
Алмас Назиров килә-чәктә дә комбинат белән ике арада аңлашып эшләүгә ышаныч белдерде. “Бөтен гамәлләребез район предприятиеләрен тулы көченә эшләтүгә юнәлдерелгән булырга тиеш”, — диде ул. Район башлыгы шулай ук җирлекләрдә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә игътибарны арттыруны таләп итте. Соңыннан җирлек башлыкларына күп сыер асраучыларга ташламалы бәядән сөт саву аппаратлары алу өчен сертификатлар бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International