Басуларны чүп басмасын

2013 елның 31 мае, җомга
Басуларны чүп басмасын
Соңгы берничә елда җәйге айларда күккә карап үтә гомер. Яңгырлар нигәдер ерактарак йөри башлады. Гадәттә Сабантуйлар тирәләрендә яумый калмый иде, синоптиклар да июньнең унысыннан вәгъдә итәләр, көтеп карыйк.
— Сабан культуралары дымны 20 сантиметр тирәнлеккә кадәр ала, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Ә билчән, акчәчәк, эт эчәгесенең тамырлары 2 метрга кадәр җитә. Чәчүлекләрне чүп үләннәр басып китү куркынычы зур. Шуңа күрә һәр хуҗалыкта гербицидлар белән эшкәртү мөһим.
Борчак, рапс басуларын контрольдә тотарга, аларны корткыч бөҗәкләргә каршы эшкәртергә, күпь-еллык үләннәрнең орлыкка калдырыла торган участокларын билгеләп куярга.
Витаминлы үләннәр, бозаулар өчен печән әзерләү вакыты җитте. Мондый печәннең күләме күп булмаса да, сыйфаты яхшы булачак. Аны ашаган бозау авырмый инде. Әмма бу мөһим эшкә әлегә тотынучы юк.
28 майда Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы вәкилләре катнашында сигез хуҗалыкта терлек азыгы әзерләү техникасының торышы тикшерелде. “Ватан” хуҗалыгы 130 баллы система буенча 122 балл җыйды.
“Курса МТСы”, “Ак Барс–агро” ширкәтләре, азга гына калышып, 121әр балл җыйдылар.
Дамир Шакирҗановның крестьян–фермер хуҗалыгы бик яхшы әзерлектә. “Аю” ширкәте әйбәт әзерләнгән.
Әзерлекләре бик шәптән булмаганнар да бар. “Мәрҗани” ширкәтендә азык әзерләү техникасын әле ремонтлыйлар гына, комиссия бу эшне кызулатырга тәкъдим итте.
Тикшерелгән хуҗалыкларның һәммәсенә хас җитешсезлекләр: сенаж траншеялары, печән складлары, гомумән, азык хуҗалыгы тәртипкә китерелмәгән.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсендәге мәгълүматларга караганда, 30 майга хуҗалыкларда 29844 гектардагы чәчүлекләр чүп үләннәргә, 6235 гектарда корткычларга каршы эшкәртелде. “Игенче”, “Кырлай”, “Курса МТСы”, “Татарстан” ширкәтләрендә бу эш әйбәт оештырылган. “Аю”, “Нива”, “Шиһабеддинов” хуҗалыкларында бер гектар да эшкәртелмәгән.
Барысы 14779 гектарда сабан культуралары тукландырылды. “Мәрҗани”дә — 4735, “Татарстан”да — 3428, “Ак Барс–агро”да 2600 гектар.
Терлек азыгы әзерләү технологиясенә нык игътибар бирә торган хуҗалыкларның берсе — “Ак Барс–агро” ширкәте. Быел анда 10530 тонна печән, 5889 тонна сенаж, 19125 тонна силос әзерләргә планлаштыралар. Моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеге тәгаенләп куелган. Азык культуралары 5725 гектар мәйдан били. Шуның 3300 гектары — күпьеллык үләннәр. Аның 1500 гектарын печәнгә алачаклар. Бер гектардан 45 центнер уңыш өмет ителә. Күпьеллык үләннәрдән 6750 тонна печән әзерләячәкләр. Тагын әле 315 гектардагы берьеллык үләннәрдән 1890 тонна печән әзерләнәчәк.
Һәр төр азык буенча әнә шулай запас белән исәп–хисап ясап куелган. Берсе дә түшәмнән алынган саннар түгел. 4567 баш мөгезле эре терлек, 1076 баш сыер, шәхси хуҗалыклар маллары — бар да җитәрлек азык белән тәэмин ителәчәк.
Ильяс ФӘТТАХОВ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International