Халыкара гран–при яуладык

2013 елның 31 мае, җомга
Халыкара гран–при яуладык
Чувашстан Республикасының “Росинка” лагере яшь каләм тибрәтүчеләрнең зур җыенын уздырды.
Чабаксар шәһәренә Россиянең төрле төбәкләреннән, якындагы чит илләрдән 300 бала җыелды. Алар үзләренең киләчәкләрен журналист һөнәре белән бәйләргә теләүче яшүсмерләр. Бәйге балалар газетасы, телестудияләр һәм киностудияләр арасында булды.
Бәйгедә Арча Укучылар сараеның “Нур” балалар телестудиясе катнашты. Безнекеләр иң яхшы телесюжетларны тәкъдим итте. Нәтиҗә бик сөенечле: “Нур” телестудиясе фестивальнең гран–при дәрәҗә-сенә лаек булды.
Безнең җиңгән видеоролигыбыз беренче карашка бик гади сюжетка корылган иде. Ул юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасын яктыртты. Юлларда балалар катнашында һәлакәтләрнең арта баруы борчу тудыра. Жюри игьтибарын безнең балаларның көнүзәк мәсьәләне тотып алулары, теманы ачу осталыгы, тапшыруның структур төзелеше һәм видеороликның практик әһәмияте җәлеп итте. Жюри әгъзасы, Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультеты профессоры Роман Лобашов үзенең соклануын түбәндәге сүзләр белән җиткерде: “Минем Арча турында ишеткәнем дә юк иде, Татарстанда шундый шәһәр бар икәнен белдем һәм аны беркайчан да онытмаячакмын, чөнки анда янып торган балалар һәм аларның талантлы остазлары бар икән”, — диде ул.
Телевидение тәнкыйтьчеләре үзләренең күп кенә киңәшләрен дә бирде. Санкт–Петербургтан килгән жюри әгъзасы, телевизион тапшыруларын алып баручы Дмитрий Хаустов әйткәнчә, иң мөһиме — кирәкле мәгълүматны тотып алып, башкаларга үтемле итеп җиткерә алу осталыгы, башка ваклыклар әһә- миятле түгел.
“Нур” тележурналистлары Россия, Украина, Казахстан, Молдова, Кытай һәм Македониянең танылган тележурналистлары үткәргән осталык дәресләрен карадылар, күпсанлы тренингларда булдылар, төрле бәйге-ләрдә катнаштылар, дөньяга телекамера объективы аша карап, каләм чарлап кайттылар.
Дамир ТАҖИЕВ,
“Нур” телестудиясе укытучысы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International