Яшьлектән гомер көзенә бер адым

2013 елның 31 мае, җомга
Яшьлектән гомер көзенә бер адым
Илебез Бөек Җиңүнең 68 еллыгын бәйрәм иткән көнне Арча станциясендә яшәүче Фәймә Гайнетдинова гомеренең 90нчы язын каршылады. Газиз кешеләренең шатлыгын уртаклашырга 7 баласы, 16 оныгы һәм 3 оныкчыгы җыелды.
Сугыш Фәймә апалар гаиләсенә кара сөрем яба: ике абыйсы яу кырында башын сала, энесе бер кулын югалтып кайта. Ә япь-яшь кызны ирләр янәшәсендә авыр эшләр башкарырга мәҗбүр итә.
— Илгә яу килү турындагы хәбәрне ишеткәндә уракта идек. Шау–шу купты, басу елауга күмелде, бар халык урагын ташлап авылга кайтты, — дип искә ала Фәймә Гайнетдинова.
Җиде дистәдән артык еллар томаны да ул дәһшәтле чакларның сөремен юып бетерә алмаган, искә төшкәндә һаман Фәймә апаның күзләрен яшь пәрдәсе каплый.
Сугыш башлангач Буаның аръягына кыш буе окоп казырга да барды, колхозда кая кушсалар шунда эшләде Фәймә. Чаялыгын, булдыклылыгын күреп сугыш чорында кыю кызга бригадирлык эше йөкләнә.
— И, ул чаклар... — дип уфтана ул. — Атлар күтәрәмгә калды, шул сәбәпле чәчү чәчә алмадык, бөтен колхозына бер трактор. Басуларны чүп үләне баса, аннан ничек котылырга белмибез.
Афәтле коточкыч еллардан соң яңадан тернәкләнеп китү өчен ай-яй күп тырышлык кирәк була. Ул авырлыклар Фәймә апа күңелендә бүген дә яши. Шуңа хәзерге көне аның өчен җәннәткә тиң. “Бик рәхәттә яшим, балалар тәр-бияләп тора. Улым да, киленем дә әйбәт, Аллага шөкер. Балаларым йөземә кызыллык китереп, хәсрәтләр күр-сәтмәде. Бәхетле әни мин. Үз аягымда йөрим, дөньяны күрәм. Тагын бер ун яшькә яшьрәк булсам...” — дип елмая. Кадерле әни генә түгел, яраткан әби булып, улы Шәүкәт белән килене Фә-ниягә 3 онык–кызын үстерешергә дә булыша.
1952 елда агротехник булып эшләүче Көек кызы Фәймәне Югары Пошалым егете Әсхәткә димлиләр. Шаян да, катлаулы да язмышлар бар. Язмыш шаяруы кайберәүләрнең тормышын төптән үзгәртергә, сикәлтәле юллардан алып китәргә мөмкин. Фронт юлларын узган, аннан әсирлеккә төшеп, сугыш бетеп берничә ел үткәч кенә кайтып, гаилә корган Әсхәт абыйның хатыны ташлап киткәч, улы Шамилне ялгызы үстергән чагы була. Килүгә ике яшьлек малай белән уртак тел таба Фәймә апа. Чын күңеленнән яратып, улы итеп кабул итә. Бүген дә балалары арасында аеруча үзгә мәхәббәт белән ярата ул аны. Үзе 7 балага гомер бирә, тик берсенең гомере генә кыска була, сабый килеш дөнья куя. Нишләмәк кирәк, Әсхәт абый белән дә гомер азагына кадәр янәшә атлау насыйп булмый. Ире 64 яшендә, катлаулы операциядән савыга алмый, аны мәңгелеккә калдырып китә.
Кулы эш белү балаларын үстергәндә нык ярдәм итә Фәймә апага. Балачактан кул эшен үз иткән кыз сугыш елларында да, аннан соң да тормышны алып барырга бик күп шәлләр бәйли. Балаларын да эштән курыкмыйча, теләсә нинди хезмәткә кыюланып тотынырга, намус белән башкарып чыгарга өйрәтеп үстерә. Бүгенге көндә аларның тормышта үз урыннарын табып, кешеләргә игелек кылып яшәвендә ананың өлеше бик зур.
Яшь чакта яшьлек языннан гомер көзенә кадәр ара бик озын сыман тоелса да, бүген Фәймә апага гомер йомгагы күз ачып йомган арада сүтелгән сыман тоела. Үткәннәрдәге нужаларны еллар пәрдәсе каплаган инде. Шул авырлыклар артыннан килер җиңеллекне Аллаһы Тәгалә аның гомер көзенә саклаган, күрәсең. Бүген ананың тормышы, балалары турында сөйләгәндә күзләрендә шатлыклы энҗе бөртекләре ялтырый, ә күңелендә гел изге теләк: “Һәркемгә дә минекедәй рәхәт тормыш насыйп итсен иде. Илебез тыныч булып, сугышлар чыкмасын, Раббым...”
Розалия ЗИННӘТОВА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International