9 декабрь-Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне.

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

2004 елдан башлап, БМО инициативасы белән ел саен 9 декабрьдә бөтен дөньяда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Бу көнне уза торган демонстрацияләр, очрашулар, конференцияләр, семинарлар, акцияләрнең максаты бер: коррупциянең зыяны турында сөйләү, аның белән көрәш алымнарына өйрәтү, шулай ук гражданнарга ришвәтсез яшәү, законнарны бозмау, үз хокукларыңны белү, коррупцион хокук бозу фактларына битараф калмау кирәклеген аңлату.

Коррупция- катлаулы социаль, икътисади һәм сәяси күренеш, ул, үсеш дәрәҗәсенең нинди булуына карамастан, барлык илләргә дә кагыла. Коррупция күренешләренә битараф калырга ярамый, чөнки ул илнең икътисади үсешен тоткарлый, социаль тигезсезлекне арттыра, җәмгыятьтә тискәре кәеф, оешкан җинаятьчелек тудыра, һәм хәтта турыдан-туры гражданнарның үлеменә китерә.

Исегездә тотыгыз: уяулык һәм гражданлык контроле - безнең бүгенгебез һәм киләчәгебез өчен  мөһим нигез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International