2021 елның 27 декабрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе тарафыннан гражданнарны бергәләп кабул итү оештырыла.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә сорау булганда, Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә (ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт, «Арча район мәдәният йорты» бинасы) «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташу юлы белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Сәрия Сабурская һәм Әнвәр Закировка мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә алдан (843)236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.