Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы буенча 2004 елдан башлап 9 декабрь бөтен дөньяда Халыкара коррупция белән көрәш көне дип билгеләп үтелә.
Бу көнне әлеге вакыйгага багышлап уздырылган очрашулар, конференцияләр, семинарлар, акцияләр коррупциянең зарарын аңлатуны, аңа каршы көрәшү юлларын өйрәтүне, шулай ук гражданнарга ришвәтсез дә яшәп булуын, законнарны бозарга ярамавын һәм үз хокукларыңны белергә, коррупцияле хокук бозулар фактларына битараф калмаска кирәклеген җиткерүне максат итеп куя.
Коррупциядә еш кына властьны гаеплиләр, әмма коррупция илнең барлык гражданнарына кагыла. Ул төрле рәвештә булырга мөмкин, иң таралганы – ришвәтчелек. Коррупцияле процесста ике як катнаша: ришвәт бирүче һәм ришвәт алучы. Ришвәт бирүче күп очракларда коррупциянең башлангычы булып тора. Әгәр ришвәт бирүче булмаса аны алучының барлыкка килүе дә икеле.
Коррупцияле хокук бозулар өчен гражданнар Россия Федерациясе законнары нигезендә җинаять, административ, гражданлык-хокукый һәм дисциплинар җаваплылыкка тартылалар. Истә тотыгыз: ришвәт бирү иректән һәм киләчәктән мәхрүм итә.