Конкурска йомгак

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Россия прокуратурасының 300 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Арча районы прокуратурасы “Прокурор балалар күзләреннән” дигән рәсемнәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

Район прокуратурасы оештырган иҗади конкурста төрле яшьтәге укучылар катнашты.

Иң яхшы рәсемнәр авторларына Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров очрашу барышында Россия прокуратурасының тарихы, прокурор эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде, укучыларның сорауларына җавап бирде.

Эльвира Мозаффарова,

Арча районы прокуроры ярдәмчесе, 3 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International