Талантлы яшьләр үсә

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Районыбыз укучылары һәм студентлары  Россия һөнәри осталык чемпионатының (WorldSkills Russia) төбәк этабында җиңү яулады.

Җиңүчеләр Татарстан җыелма командасы составында ярымфиналда һәм финалда республика данын яклаячак.

Районда һөнәри чемпионатка Арча педагогика көллиятендә һәм агросәнәгать көллиятендә әзерлиләр. Ике уку йорты да чемпионнар әзерләве белән дан тота. Райондашларыбыз ел да республикада гына түгел, ә Бөтенроссия финалында уңышлы чыгыш ясый. Алар быел да лаек-лы рәвештә җиңүчеләр исемлеген тулыландырды.

Агросәнәгать көллиятендә бәйгегә үз студентларыннан тыш яшүсмерләр арасында катнашучы Лесхоз мәктәбе укучыларын да әзерлиләр. Эшче һөнәрләр бәйгесенең төп юнәлешләрендә көллиятнең 5 студенты катнаша. Аларның 2се – көмеш, 1се – бронза медальгә лаек була. Ә яшүсмерләр арасында катнашучылар 1 алтын һәм 1 бронза медаль алып кайта.

Арча педагогика көллиятеннән 20 кеше 10 юнәлеш буенча һөнәри осталыгын күрсәтә. Аларның 4се алтын, 2се – көмеш, 5се – бронза медаль аяулый. “Безнең көллият Worldskills хәрәкәтендә җиденче ел катнаша, – ди көллиятнең директор урынбасары Гөлнара Хәбибуллина. – Бу уңышларга ирешүнең сәбәбе – көчле коллектив. Көллияттә 4 юнәлеш буенча остаханәләр ачылды. Студентларыбыз  да бик талантлы яшьләр. Баштагы елларда күбрәк 2, 3 урыннар яуласак, соңгы елларда алтын медальләр дә артты”.

Чемпионнарга киләчәктә уңышлар телибез

Кечкенәдән машиналар белән кызыксына

Лесхоз мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Азат Фәсхетдинов “Җиңел машиналарны ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү” буенча яшүсмерләр арасында Татарстан чемпионы исеменә лаек булды.

Җиңел машиналар белән Азат кечкенәдән кызыксына башлый. “Машиналар белән кызыксынып китүемә әти сәбәпче булды, – дип үз фикерләре белән уртаклашты Азат. – Ул мине кечкенәдән үзе белән машина ремонтларга йөртә башлады. Шуңа һөнәри чемпионатта көчемне сынап карау мөмкинлеге барлыгын белгәч, мин бик теләп катнашырга булдым. Минем бу бәйгегә беренче баруым. Без анда машинаның моторын һәм тапшырулар тартмасын сүтеп җыйдык. Әлбәттә, көндәшләр дә көчле иде, авыр булды, тик  мин җиңү өчен бар көчемне куйдым”.

Авырлыклар аша җиңүгә

Әмир Зәйниев эшче һөнәрләр бәйгесендә “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча катнаша.

Әлеге ярышларда беренче тапкыр катнашуына карамастан, ул алтын медальгә лаек була. Әмир физик тәрбия укытучысы булырга әзерләнә, Арча педагогика көллиятендә 3нче курста укый. “Без көн саен иртәдән кичкә кадәр әзерләндек, – ди Әмир. – Бу бәйгегә мине көллият укытучысы Лилия Маликова әзерләде. Беренче урын – ул безнең уртак җиңүебез. Әзерләнгән вакытта да, ярышлар барышында да мин аның ярдәмен һәрдаим тойдым. Узган ел үземне Курск өлкәсендә ярдәмче (волонтер) сыйфатында сынап караган идем инде. Киләчәктә дә шушы юнәлештә үсәсем, эксперт буларак та үземне сынап карыйсым килә”.

“Үз-үзеңә ышанырга кирәк”

Миләүшә Фәтхрахманова “Физик культура, спорт һәм фитнес” юнәлеше буенча яшүсмерләр арасында беренче урын ала.

Миләүшә Арча педагогика көллиятенең гимназия сыйныфларында 9нчы сыйныфта укый. “Мин узган ел ук катнашырга теләгән идем, бик каты әзерләнгән дә идек, тик кайбер  сәбәпләр аркасында катнаша алмадым, – ди Миләүшә. –  Чемпионат барышында тест үттек, сәламәтлек программасы эшләдек. Көндәшләр бик көчле иде, авыр булды, тик без булдырдык, җиңүгә ирештек. Бары тик курыкмаска, үз көчеңә ышанырга кирәк”. Киләчәктә Миләүшә төп юнәлештә дә үзен сынап карарга уйлый.

“Бәйгедә үземне тәрбияче ролендә сынадым”

Светлана Жарова эшче һөнәрләр бәйгесендә икенче елын катнаша.

Узган ел 3нче урын алса, быел ул алтын медаль белән кайта. Светлана педагогика көллиятендә гимназия сыйныфларында 9 сыйныфта белем ала. “Мин яшүсмерләр арасында “Мәктәпкәчә белем бирү” юнәлеше буенча катнаштым, – ди Светлана. – Worldskills хәрәкәте турында узган ел белдем һәм шунда ук катнашып карарга булдым. Киләчәктә минем тәрбияче буласым килә, чөнки балалар белән эшләргә, алар белән аралашырга бик яратам. Бәйге миңа үземне тәрбияче сыйфатында сынап карау мөмкинлеге тудырды. Миңа калса, мин аны уңышлы башкарып чыктым”.

“Укытучыларыма, дусларыма рәхмәт”

Зилә Әдһәмова “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” буенча беренче урын  ала.

Ул Арча педагогика көллиятендә 4 курста укый. Башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга әзерләнә. “Мин беренче тапкыр үземне сынап карадым, – ди Зилә. – Без әлеге бәйгегә ике ай әзерләндек. Мин укытучым Клара Хуҗиевага бик рәхмәтле. Шулай ук дусларым гел ярдәм итеп торды. Җиңү яулавымда аларның өлеше зур, дип саныйм”.

Көмеш медаль яулаучылар:

Максим Усманов (“Компьютер уеннарын 3D-модельләштерү”) – педагогика көллияте

Гөлшат Гыйльманова (“Осетин пироглары пешерү”) – агросәнәгать көллияте

Рәдис Газизов (“Шәһәр фермерлыгы”) – агросәнәгать көллияте

Фәнис Латыйпов (“Видео” – яшүсмерләр) – педагогика көллиятенең гимназия сыйныфы

Бронза медаль яулаучылар:

Дәниф Хәмидуллин  (“Башлангыч сыйныфларда белем бирү”) – педагогика көллияте

Анастасия Варламова (“Мәктәптә җыр укыту”) – педагогика көллияте

Динә Габдуллина (“Хезмәт укыту”) – педагогика көллияте

Дәниф Миннегалиев (“Мобиль кушымталар уйлап табу”) – педагогика көллияте

Розалина Шакирова (“Видео” – яшүсмерләр) – педагогика көллиятенең гимназия сыйныфы

Нәргизә Зиннәтова (“Ипи пешерү” – яшүсмерләр) – Лесхоз мәктәбе

 

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International