2 декабрь көнне Хокук белемнәре мәктәбенең икенче дәресе узды.
Әлеге дәрес ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе һәм Россия Пенсионерлар берлегенең Арча районындагы җирле бүлекчәсе белән берлектә районның хезмәт һәм мәшгульлек бүлегендә үткәрелде.
Биредә ике тема каралды. Беренчесе – “Хезмәт ветераны” исемен ничек алырга һәм рәсмиләштерергә?” Икенчесе – “3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык акчалата түләүне бирү тәртибе”.
ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча районында җәмәгать ярдәмчесе Надия Мифтахетдинова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова катнашында узган әлеге дәрескә лаеклы ялда булган райондашлар җыелган иде. Югарыда әйтелгән темалар буенча социаль эшләр буенча белгеч Айрат Мәүлиев һәм әлеге өлкәнең юрисконсульты Динар Билалов чыгыш ясады. Яшь белгечләрнең эчтәлекле чыгышлары презентация белән ныгытып барылды. “Хезмәт ветераны” исемен алуның да, 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балаларга айлык акчалата түләүне рәсмиләштерүнең дә үз нечкәлекләре булуы турында тәфсилләп сөйләнде. Һәркайсын теркәү барышында да үз хокукларыңны белеп эш итәргә кирәклеге ассызыклап үтелде. Катнашучы ветераннар белгечләргә сорауларын биреп, борчыган мәсьәләләргә ачыклык керттеләр.
Хокук белемнәре мәктәбе дәресләре 2022 елның маена кадәр айга бер мәртәбә уздырылачак. Кайда һәм кайчан, нинди темаларга булачагын хәбәр итеп барачакбыз. Әлеге дәресләргә теләгән һәркем килә ала.
Гөлнур Миннебаева