Гражданнарны чираттагы кабул итү булачак

2021 елның 16 декабре, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 27 декабрендә Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Әнвәр Закиров һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская гражданнарны бергәләп кабул итәчәкләр.
Кабул итү вәкаләтле вәкил Аппаратында 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. Муниципаль районнарда яшәүчеләрнең Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләрен кабул итү бүлмәләрендә  онлайн форматта  турыдан-туры тоташу юлы белән консультация алу мөмкинлеге бар.
Кабул итүгә  алдан язылу  (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International