ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы "Чыршы" операциясе һәм коры ботак, җиргә төшкән агачлар җыю кагыйдәләре турында

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, 2021 елның 20 декабреннән 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасында «Чыршы» оператив-профилактик чарасы узачак. Аның кысаларында ылыслы агачларны законсыз кисүне булдырмау максатыннан урман кишәрлекләренә системалы патрульлек оештырылачак.

Исегезгә төшерәбез, урман утыртмаларын законсыз кисү, зыян китерү яки агачларны үз белдегең белән казып алу гражданнарга  3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга  20дән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны рөхсәтсез кискән зат урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак (ул киселгән агач токымына һәм аның үсү урынына, урманнарны саклау категориясенә бәйле).

Урман законнарын бозу фактлары турында 8-800-100-94-00, шулай ук ТР «Урман янгыннары үзәге»  ДБУ региональ диспетчерлык хезмәтенә 8  (843) 221-37-95  номеры буенча хәбәр итәргә мөмкин.

Күп санлы мөрәҗәгатьләргә бәйле рәвештә, гражданнар урманнарда үз ихтыяҗлары өчен ауган агачларны ирекле җыя алалар, дип аңлатабыз. «Валежник»  дип  урман кисү эшләре башкарганда барлыкка килмәгән, шторм, көчле җил яки  кар  күп яву нәтиҗәсендә җиргә төшкән  коры ботаклар яки агач кәүсәләре санала.

Коры ботакларны  урман утыртмаларын кисмичә, балта, кул пычкылары кулланмыйча, бары тик кул белән генә җыярга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International