Башкала тимурчылары

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Татарстанда “Кар десанты” Бөтенроссия патриотик волонтерлар акциясе уза.

“Кар десанты” – яшь волонтер акциясе, ул халыкка ярдәм итү, яшьләрне үстерү һәм тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын үз эченә ала. Тарихка күз салсак, әлеге студентлар отрядлары хәрәкәте Алтай краенда 1969 елда ук барлыкка килә. 2000 елдан Россия студентлары да бу акциягә кушыла һәм һәр елны актив катнашып килә.

6-16 декабрь көннәрендә “Alfa” студентлар штабыннан “Амур” отряды алты көн дәвамында Арча районында булдылар. Казан инновацион университетының ун студенты районыбыз мәктәпләрендә тимурчылык эше белән шөгыльләнделәр. Актив, акыллы, тырыш егет һәм кызлардан тупланган бу төркем мәктәп укучыларына осталык дәресләре, күңел ачу чаралары оештырса, авыллардагы ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәрнең йорт тирәсендәге карларын көрәде.

Арчаның 1нче, 2нче, 3нче, 7нче мәктәпләрендә, 5нче гимназиясендә булып, волонтерлар укучылар белән аралашты. Наласа, Түбән Мәтәскә, Кәче, Казанбаш, Өчиле авылларында ярдәмгә мохтаҗ әби-бабайларга ярдәм иттеләр.

Дүшәмбе көнне без дә волонтерлар отряды белән йөрдек. Педагогика көллиятенең тулай торагында яшәүче егет-кызлар иртә белән беренче эш итеп тулай торакның ишегалдын кардан чистартты. Аннан соң Түбән Мәтәскә авылына юл тоттылар. Биредә аларны мәктәптә каршы алдылар. Мәктәп шугалагын кардан чистарту, сыннар ясау өчен кар җыю, авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган обелиск янындагы карны көрәү – волонтерлар башкарган эшләр шуннан гыйбарәт иде. Биредәге эшләрне тәмамлаганнан соң, тимурчылар шәһәребезнең 2нче мәктәбенә килделәр. Актлар залында концерт куйганнан соң, башлангыч сыйныф укучылары өчен Яңа ел открыткасы ясау, урта сыйныф укучылары белән актерлык осталыгы буенча дәресләр һәм күңелле стартлар уздырдылар. Әнә шулай әйләнә-тирәгә файда һәм кызыклы чаралар бүләк итте алар.

“Әлеге отрядка тормыштан ямь табып яшәүче, бернинди эштән курыкмаучы, ярдәмгә әзер егет-кызлар тупланган. Өлкәннәргә ярдәм иткәннән соң, алардан рәхмәт сүзе ишетү рәхәт. Балаларга кызыклы мизгелләр бүләк иткәч, аларның йөзендәге елмаюны күрүне берни дә алыштыра алмый. Әнә шул хис-кичерешләр өчен генә башкарабыз эшләребезне. Арча районын үзебез сайлап алдык. Сезнең район бик матур, кешеләре дә итагатьле. Һава торышының да иң матур вакытларына туры килдек”, – диде “Амур” отряды командиры Екатерина Гыйльмиярова.

 Әлеге яшьләрнең бу хезмәте киләчәктәге зур эшләрнең матур башлангычы булсын иде.

 

Гөлнур Миннебаева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International