Без “Арча” спорт комплексында таэквондо һәм хапкидо секциясендә шөгыльләнүче балаларның уңышларын ишетеп торабыз.
Әле менә яңа гына Казаннан көмеш һәм бронза медальләр алып кайттылар. 10-12 декабрь көннәрендә Казанда “Ак Барс” сараенда Бөтенроссия “Алтын очкын” дигән турнир узды. “Ярышка көчле спортчылар җыелган иде”, – дип сөйли тренер Газинур Борһанов. Татарстан, Чувашстан, Алтай өлкәсе, Дагстан, Ханты-Манси автоном округыннан, Хакасиядән, Санкт-Петербургтан һәм башка өлкәләрдән киләләр. Әлеге ярышларда Арча спортчылары да катнаша. Таэквондо буенча Эмиль Самиев көмеш медаль яулый, Ралинә һәм Ралия Шәвәлиевалар бронза медальләренә ия булалар. Котлыйбыз! Уңышлар!
Румия Гарифҗанова