Белгеч булса шундый булсын

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Район башлыгы Илшат Нуриев 14 декабрьдә районның селекция-нәсел хезмәте җитәкчесе  Җәмһәрия Зарифуллинаны юбилее белән котлады, озак еллар намуслы хезмәте өчен рәхмәт әйтте.

Аңа Татарстан Республикасы  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Киңәшмәләрдә, семинарларда Җәмһәрия Мансур кызының чы-гышларын рәхәтләнеп тыңлап утырасың. Ул урыннардагы хәлне яхшы белә, хуҗалыклар буенча гына түгел, һәр ферма буенча җентекләп анализ ясый, һәр ясалма орлыкландыру технигының эшенә бәя бирә. Уңышларны күреп куана, җитешсезлекләр өчен борчыла, аларны төзәтү юлларын аңлатып бирә.

Хәсәншәех авылы кызы Җәмһәрия 1981 елда Әтнә авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап Балтач районының “Дружба” колхозында эшли башлый. 1985 елда кияүгә чыгып Арчага килә, нәсел берләшмәсенә эшкә урнаша. 2012 елдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарә-сендә нәсел бүлеге җитәкчесе.

 

Ильяс Сәхәпов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International