Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 23 декабрендә төнлә һәм иртән һава температурасы -25 -30° градуска кадәр төшәр дип көтелә.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Салкынга бирешмәс өчен, урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак йөртмәскә һәм транспортта ерак араларга бармаска кирәк.
Кысан һәм дымлы кием һәм аяк киеме, кан тамырлары проблемалары, исереклек, шулай ук хәлсезлек һәм талчыкканлык өшүгә китерергә мөмкин. Берничә кат кием киегез, дымны сеңдерә торган олтырак һәм йон оекбашлар киегез, җылы бияләй, баш киеме һәм шарфтан башка урамга чыкмагыз; даими актив хәрәкәтләр ясау кирәк.
Көчле салкында еракка сәфәргә чыкмау яхшырак. Юл-транспорт һәлакәтләре һәм машина ватылу очраклары кискен арта. Ерак араларга йөрүче шоферларга да иминлек турында истә тотарга кирәк-сезон буенча киенергә, җылы кием-салым һәм аяк киеме, кайнар чәй запасын онытмаска кирәк, мөмкин булган кадәр ягулык запасы булдырылырга тиеш.
Начар һава шартларында автомобильдә хәрәкәт иткәндә тизлекне арттырмау, узып китүләрдән баш тарту хәерле.
Кинәт туктарга ярамый: туктау өчен тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктату педаленә берничә тапкыр басып, сезнең арттан килүче машиналарга сигнал бирегез. Мөмкин булганча машинада йөрүдән, һавада озак йөрүдән баш тартыгыз.
Туңганда беренче ярдәм:
Әгәр каты туңсагыз, ничек тә җылынырга тырышыгыз, җылы бүлмәдә берничә сәгать утырыгыз, ашагыз. Әгәр өшесәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез. Көчле өшегәндә медицина ярдәме алу мөмкин булмаганда нишләргә?
- Зыян күргән кешене яткырыгыз, юеш киемен салдырыгыз һәм аны җылы җәймә һәм юрганнар белән төрегез. Өшегән урыннарга кагылмагыз!
Җылы суда җылытыгыз. Температура 40-42 С булырга тиеш. Термометр булмаса, кулны терсәктән суга тыгыгыз, пешмәсә, температура нормада була. Өшегән урынны суга тыгыгыз һәм тән тиресе алсуланганчы һәм сизгерлек кайтканчы тотыгыз. Зарарланган урын савыт стеналарына тимәсен. Әгәр бит яки колак өшесә, йомшак сөлге белән җылы компресс ясагыз (сөлгене суда чылатырга һәм сыгарга кирәк).
- Кипшертегез һәм чорнагыз. Тән тиресе алсу төскә кергәч, киптереп, чиста материя белән бәйләгез. Аяк яки кул өшесә, һәр бармакны чорнагыз, бармак араларына мамыктан шарчыклар ясап тыгыгыз.
- Сыеклык эчегез. Алкогольдән кала теләсә нинди җылы эчемлек ярый. Бу нормаль тән температурасын торгызырга ярдәм итәчәк һәм кан йөрешен яхшыртачак.
- Авыртуны баса торган чаралар кулланыгыз. Аспирин яки ибупрофен авыртуны баса һәм кан әйләнешен яхшырта.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәгез:
* спиртлы эчемлекләр кулланмагыз, урын өстендә тәмәке тартмагыз!
* балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә өйрәтегез;
* беркайчан да төзек булмаган электр приборларыннан файдаланмагыз, электр челтәренә артык йөкләнеш ясамагыз, электр җылыткычларын кулланганда сак булыгыз;
* кабызылган электр һәм газ приборларын караучысыз калдырмагыз.
Исегездә тотыгыз: янгын үзеннән-үзе килеп чыкмый. Аның сәбәбе - кешеләрнең ваемсызлыгы. Исерек кеше үз-үзен һәм гамәлләрен контрольдә тота алмый.
Бәла килеп туган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына «112» мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.