Быелгылары тәмам

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан шәһәрендә атна саен үткәрелгән ярминкәләрдә Арча районының  яхшы әзерлек белән катнашуын билгеләп үттеләр.

– Казан һәм Арча шәһәрләрендә ярмин-кәләрдә катнашу буенча график төзелгән иде, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. – Һәр хуҗалык бу эшкә җаваплы карады, шәхси эшмәкәрләр дә бик актив булдылар. “Кырлай”, “Северный”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Ватан”, “Заря” ширкәтләрен аерым билгеләп үтәсе килә. “Кырлай” ширкәте республиканың күпме кешесен бәрәңге белән тәэмин итте!

Узган шимбәдә Арчада елның соңгы ярминкәсе булды. Яңа елга багышланган иде ул. Кыш бабай, Кар кызы да бар иде. Чыршылар да саттылар. Бай ярминкә булды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International