Агрономнарсыз булмый

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Ел ахырында агрономнар да үз эшләренә йомгак ясый.

22 декабрьдә район хуҗалыкларының баш агрономнары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында узган киңәшмәдә игенчелектәге уңышлар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе  Ренат Гатиятов, үзенчәлекле шартларга карамастан, районның республикада иң күп ашлык җыйнавын әйтеп үтте. Монда агрономнарның роле зур, хезмәтләре өчен аларга рәхмәт әйтте, уңышлар теләде.

Әлеге киңәшмәне үзенә күрә уку дип тә әйтеп була. Республикада эшләүче төрле компанияләр вәкилләре, белгечләр игенчелек тармагындагы яңалыклар турында сөйләде.

Россия авыл хуҗалыгы үзәге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов “Игенче” ширкәте баш агрономы Марат Вахитовны юбилее белән котлап исемле сәгать тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International