Мактаулы остаз

2022 елның 13 гыйнвары, пәнҗешәмбе

ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов озак еллар нәтиҗәле эшләве, мәгариф өлкәсендәге уңышлары, яшь укытучыларга һөнәри яктан үсәргә булышканы өчен һәм 85 яшьлек юбилее уңаеннан Сәгъдиев Илдус Габдрахман улына “Мактаулы остаз” билгесе тапшырды.

Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев исеме районда гына түгел, республикада да күпләргә таныш. Педагог-мөгаллим, педагогика хезмәте ветераны Арча педагогика көллияте тарихында аерым урын алып тора. 22 ел гомерен ул әлеге уку йортын җитәкләүгә багышлый. “Бүген мин бик бәхетле, – дип рәхмәт сүзләре җиткерде ветеран. – Балалар, оныклар, оныкчыклар, туганнардан кала, минем өчен бик якын педагогика көллияте бар. Бик зур рәхмәт сезгә!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International