Арча стадионында иске елны озаттылар. Шул уңайдан бик күңелле чара үтте.
Киче дә матур иде. Берничә көн дәвам иткән салкыннардан соң көннең шулай матурланып китүе үзе бер бүләк булды. Шуны гына көткәндәй, халык стадионга агылды. Буран булу нәтиҗәсендә, күпләр үзәк чыршы ачу тантанасын да күрә алмый калган иде бит. Һәм менә, рәхим ит – рәхәтләнеп күңел ач.
Арчаларны шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Касыймов котлады, Яңа елда яңа уңышлар, сәламәтлек, бәхет, шатлыклар теләде. Аннан уеннар, җыр-биюләр китте. Шәһәр халкын котлау өчен сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы күтәрелде.
Аннан концерт башланды. Профессионал артистларның кирәге дә юк икән. Алар үзебездә җитәрлек. Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр биеделәр, җырладылар, бәйрәмгә килгәннәрне дә биеттеләр, уйнаттылар. Яңа елны табын артында каршылыйсы булмаса, халык тиз генә таралмас та иде әле.
Буратино, Фунтик, Фиксиклар...
Арча стадионы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан күзгә күренеп танымаслык булып үзгәрә.
Балалар да, өлкәннәр дә андагы матурлыкны, кардан ясалган әкиятләр, мультфильмнар геройларын күреп, балачакларына әйләнеп кайткандай була. Яннарына басып фоторәсемгә төшү үзе үк күңелне күтәреп җибәрә.
Стадионны бизәү, төрле фигуралар ясау елдагыча шәһәр һәм авыл мәктәпләре, Арча педагогика көллияте, Арча Укучылар сарае коллективларына тапшырылды. Алтын куллы укытучылар, укучылар кар һәм боздан кышкы гүзәллек тудыра. Кайберләре яныннан хәтта: “Моны ничек ясадылар икән?” – дип хәйран калып үтеп китәсең.
Чана шуу – үзе бер рәхәт. Утырасың да, җилдереп төшәсең... Балаларга, олыларга чана шуу өчен таулар да бар стадионда. Теләгән кеше “натуральный” таудан шуа ала, анысы да шунда гына. Чана белән вакланасы килмәгәннәр чаңгыда чыга, тимераякка баса ала. Андый уңайлыклар да бар. Аннан бәйрәм хуҗасы чыршы төп урынны биләп алган стадион, матур утлар белән балкып торган “Казансу” паркы үзе үк күңелдә бәйрәм рухы тудыра.
.jpg)
Көн дә бәйрәм, көн дә...
Арча стадионының кече сәхнәсендә Үзәк чыршы ачылышыннан башлап 8 гыйнварга кадәр һәр кич бәйрәм тамашасы гөрләде.
Анда районның һәр авыл җирлегенә караган мәдәният учреждениеләре чыгыш ясады. Чараларны Ташкичү, Утар Аты, Түбән Аты авыл җирлекләренә караган мәдәният оешмалары тәмамлады.
Дәртле җырлар, күңелле, хәрәкәтле уеннар, күмәк биюләр, Кыш бабай, Кар кызы, әкият геройлары белән очрашулар балаларның гына түгел, олыларның да күңеленә хуш килгәндер, дип уйлыйбыз. Кыш бабай йорты ишеге ул көннәрдә ябылып та тормады. Кыш бабай һәм Кар кызы балалар белән фотога төштеләр, шигырь сөйләүчеләрне тәмле бүләкләре белән сыйладылар.
Үзәк стадиондагы милли йортларда балалар өчен осталык дәресләре барды. Аларын “Казан арты” тарих-этнография музее, Арча үзәк китапханәсе, Арча сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре үткәрде. Балалар бакчалары коллективлары балалар өчен 3 гыйнвардан башлап көн дә музыкаль-хәрәкәтле уеннар оештырдылар.
.jpg)
Раштуа бәйрәме күңелле узды
7 гыйнвар көнне Арча үзәк стадионында Раштуа бәйрәмен зурлап билгеләп үттеләр.
Көне искиткеч иде. Җиле дә юк. Кышкы җылы кич. Шуңадыр да инде кече сәхнә янына халык та күп җыелды. Көндәгечә, башта балалар бакчалары коллективлары балалар өчен төрле чаралар, уеннар үткәрде. Аннан Арча Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт башланып китте.
“Рус җыры” халык вокаль ансамбле, “Веста” триосы, солист Ринат Бариев чыгышларын тамашачы яратып карады, аларга кушылып җырлады, биеде. Айван мәдәният йорты, Арча станциясендәге күпфункцияле үзәк, шулай ук Күпербаш, Иске Чүриле (Кыш бабай белән Кар кызы шул авыллардан иде) үзешчәннәре чыгыш ясады, Арча питомнигы клубыннан “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле дә читтә калмады. Руслар бәйрәме булганга карап Раштуа бәйрәмендә русча гына түгел, татарча җырлар да яңгырады. Чөнки бездә руслар да, татарлар да дус һәм тату, бер булып яши.
Полиция Кыш бабае
20 декабрьдә “Полиция Кыш бабае” дип аталган Бөтенроссия акциясе старт алган иде.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә бу эштән читтә калмады. Полиция Кыш бабае сәяхәте беренче тапкыр гына үткәрелми, ул матур традициягә әверелде инде.
Гадәттәгечә, полиция Кыш бабае, Кар кызы имин булмаган, авыр хәлдәге гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны өйләрендә булдылар, Яңа ел белән котладылар, баллы күчтәнәчләр, киемнәр өләштеләр. Ярдәмгә Арчаның алтынчы мәктәбеннән 10А сыйныф укучылары килде.
Көтмәгәндә...
31 декабрь. Иске елны озатабыз. Туганнар җыелган. Балалар, онык бүлмәдә мәш киләләр. Шулвакыт каты итеп ишек шакыдылар.
Туганнарның берсе шаяртадыр дип уйладым. Тагын шакыдылар. Барып ишекне ачсам, каршымда Кыш бабай тора. Артында Кар кызы. Акча түләп чакырып китергән түгел, көтмәгәндә үзе килеп кергән, чын.
Аңышып бетмичә Кыш бабайга текәлдем. Таныш чалымнар эзләдем. Тапмадым. Минем аптырап калганны күреп Кыш бабай: “Кызым, сезгә мөмкинме?” – дип сорады. Сүзсез генә түргә дәштем. Өйдәгеләргә каршы алырга куштым. Алар да башта ышанмады. Кыш бабай шигырьләр сөйләтте, бүләкләр бирде.
Кыш бабай китте, күңелдә матур тойгылар калды. Кешене сөендерү өчен күп тә кирәкми икән бит. Икенче күршеләргә дә кергәннәр. Алар күп балалы гаилә буларак, мәрхәмәтлек үзәгеннән җибәргәннәрдер, дип уйлаганнар. 31 көнне. Төнге 11дә!
Соңыннан белдек, сул як күршеләргә килгән кунаклар булып чыкты алар. Теләчеләр. Үзләренә кызык булса, башкаларның күңелләрен күрделәр. Рәхмәт сезгә, Кыш бабай һәм Кар кызы. Киләсе елда да көтәбез сезне.
.jpg)
Яңа Кырлайда яңача – маҗаралы тамаша
Яңа Кырлай музей комплексында быел каникуллар алдагы еллардан аермалы буларак башкачарак үткәрелде. Кыш бабай резиденциясе турында белә идек инде. Ул әле дә эшләп килә, дөрес, икенче урында һәм үзенең тамашачылары да бар. Әмма быел Яңа Кырлайда “Кырлай әкияте & Кыш” дип аталган маҗаралы уен-экскурсия дә үткәрелде.
Аермасы шунда – тамаша баштан ахырга кадәр татар телендә генә алып барылды. Аны “Җидегән чишмә” Арча халык театры һәм шул тирәдә урнашкан авыллар мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре оештырды һәм катнашты.
Балалар әти-әниләре белән бергә рәхәтләнеп ял итә алдылар. Кунак-ларны Тукай әкиятләре геройлары Сарык белән Кәҗә каршы алды, озатып йөрде, Шүрәле, Былтыр, Бүре төрле биремнәр эшләттеләр, интерактив уеннар үткәрелде. Балалар мәш килделәр, йөгерделәр, уйнадылар, көлделәр...
Ә Кыш бабай белән Кар кызы өендә (музейда) аларны хуҗалары, ягъни, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Балалар шигырьләр сөйләделәр, бүләкләр дә алдылар. Аннан музей белән таныштылар, Тукайның “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләрен татар телендә карадылар.
– Балалар күп килде һәм барысына да тамаша бик ошады, – диде “Җидегән чишмә” Арча халык театры җитәкчесе ярдәмчесе Гүзәл Нигъмәтҗанова – Кар кызы. – Хәтта читтән дә кунаклар булды. Арча районында яшәүче сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән дә эшләдек. Аларга бушка тамаша күрсәттек. Тамашага Пушкин картасы белән дә керергә мөмкин иде.
Җәйге каникуллар да еракта түгел. Ул вакытка балаларны Җәй бабай белән Су кызы көтәчәк.
.png)
Гөлсинә Зәкиева