Журналистлыкка кабул иттеләр

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Арча Укучылар сараенда “Нур” телестудиясенә йөри башлаган укучыларны журналистлыкка кабул иттеләр.

“Нур” телестудиясенә йөрүче укучыларның иҗаты газетабыз битләрендә һәрдаим яктыртылып бара. Зөлфирә Зарипова җитәкчелегендә шөгыльләнүче “Нур”лылар гел хәрәкәттә. Төрле дәрәҗәдәге бәйгеләр, фестивальләр – берсе дә алар катнашыннан башка үтми. Катнашып кына калмыйлар, җиңүләре белән дә куандырып торалар.

Узган якшәмбедә телестудиядә беренче адымнарын ясаучы укучыларны журналистлыкка кабул итү булды. Әлеге матур чара ел саен үткәрелеп килә. “Ул уен формасында уздырыла, – дип аңлатты безгә Зөлфирә Зарипова. – Яшьләрне журналистлыкка кабул итүне безнең телестудиядә өченче елларын шөгыльләнүче, инде бу өлкәдә күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибәсе булган укучылар үткәрә. Быел чараны Валерия Котова, Ләйлә Заһриева, Әнвәр Мөхетдинов, Эльзана Никитина үткәрде. Укучыларны берничә командага бүлеп, алар белән төрле уеннар оештырдылар. Мәсәлән, беренче тукталыш – телесюжет төшерү. Видео төшерүченең сумкасында ниләр булырга тиеш? Редакциядә нинди вазифалар бар? Командалар шушы сорауларга җавап эзләде. Уен нәтиҗәләре буенча урыннар билгеләдек һәм укучыларга грамоталар тапшырдык”.

Яшь журналистларга киләчәктә иҗат уңышлары телибез!

 

Резедә Рамазанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International