Яңа ел каникулларында Югары Атыда бер-бер артлы ике хоккей ярышы узды. Беренчесе фаҗигале төстә һәлак булган студент егет Айрат Әгъзам улы Гыйльфанов истәлегенә аның әти-әниләре тарафыннан 6 гыйнварда оештырылган иде. Ул инде унынчы тапкыр үтте.
Ул турнирда да, монысында да шушы тирәдәге авыллар – Югары Аты, Орнашбаш, Утар Аты, Наласа командалары катнашты. 6 гыйнварда беренчелекне боз хуҗалары яулады, 2нче урында Утар Аты егетләре, бронза – орнашбашларда, дүртенче урынны наласалар алды.
Ә 8 гыйнварда үткән уеннарны моннан 20 ел элек юл фаҗигасендә һәлак булган Тәлгать Нуриевның уллары, туганнары уздырды. 1969 елгы Тәлгать Мансур улы үзе дә хоккей уеннарын яраткан. Ул чорда район ярышларында алдынгы урыннарны яулап килгән авыл командасының алыштыргысыз капкачысы булган ул. Хәзер инде аның уллары Фирдүс белән Фәнил Югары Атының иң яхшы уенчылары.
Турнирда да боз хуҗалары беренчелекне бирмәде, икенче урында күршеләре – Утар Аты командасы. Ә менә бронза медальләрне бу юлы наласалар яулады, орнашбашлар дүртенче урында.
Ярышларны күңелле итеп алып барган Рәшит Шәйхетдинов әйткәнчә, иң мөһиме – яшьләрнең спортка тартылып сәламәт яшәү рәвеше алып баруы. Мондый ярышлар дәвамлы, илләребез тыныч, яңа еллар бәрәкәтле булсын!
Исрафил Насыйбуллин