Изге күңелле яшьләр балаларны сөендерде

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

Яңа ел алдыннан Арчада урнашкан уен мәйданчыкларының берсендә балалар җыелды. Инде кечкенәдән сынаулар аша узарга туры килгән сабыйлар күңел ачты биредә.

Теге яки бу сәбәпләр аркасында әти-әни назыннан мәхрүм булып, әби-бабай тәрбиясендә булучылар, ярдәмгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр районның опека һәм попечительлек бүлегендә исәптә торалар. Әлеге бүлекнең җитәкчесе Рафия Яруллина әйтүенчә, андый балалар районда – 85. Һәр гаилә белән районның опека бүлеге җитди эш алып бара. “Әлеге балаларның барысын да берьюлы бер урынга җыеп бәйрәм бүләк итү мөмкин түгел. Чөнки алар төрле яшьләрдә, аларның кызыксынулары да төрле. Зурракларның кечкенәләре белән уйнап йөрисе килми. Бирегә җыелучы сабыйлар уен аша күңел ача”, – диде ул.

Яңа ел бәйрәменә кечерәк яшьтәге балалар җыелган иде. Барысы 25 бала Кыш бабайны каршы алды.

Ә бу бәйрәмне аларга бүләк итүчеләр – районның бер төркем изге күңелле яшьләре. Үзенең хәйрия эшләре белән районда күпләргә билгеле Руслан Әһлиев, үзмәшгульләр Дамира Мөхәмәдиева, Ләйлә Минһаҗева, Алсу Каюмова, Рәсим Бариев, Алмаз Шәфигуллин балаларга онытылмаслык күңелле мизгелләр бүләк итте. Тәмле тортлар белән чәй, Кыш бабайдан бүләкләр, күңелле уеннар, җыр-бию – сабыйлар өчен оештырылган Яңа ел бәйрәменең истә калырлык мизгелләре булды.

Бу изге эшне оештыручыларның берсе –  Руслан Әһлиев 2014 елдан Арча районыннан Гомумроссия халык фронты әгъзасы булып тора. “Игелек кәрҗине” акциясе, мохтаҗлар өчен кием-салым җыю, Яңа ел бүләкләре өләшү, медицина хезмәткәрләренә рәхмәт йөзеннән хастаханә тирәсенә чәчәкләр утырту, сулыкларны чистарту – Руслан башкарган эшләрнең кайберләре генә. “Кешегә ярдәм итүдән күңелемә рәхәтлек алам. Быел уздырган әлеге бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм. Балалар күңел ачты, бер-берләре белән аралашты. Уен бүлмәсен бушка тәкъдим итеп, балаларны уйнатырга вакыт бүлеп биргәне өчен Дамира Мөхәмәдиевага аерым рәхмәт. Мәдәни ялдан тыш, мондый чаралар да үткәрергә кирәк дип саныйм”, – диде ул.

 

Гөлнур Минһаҗева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International