Бәхетле сабыйлар булсын!

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

10 гыйнварда Арча бала тудыру йортында яңа елда беренче булып туган Зифа белән Аянаны өйләренә озаттылар.

Яңа елда беренче сабыйлар 6 гыйнварда гына аваз сала. Икесе дә кызлар. Иртәнге 11нче яртыда, Арчадан Зилә һәм Марат Галиевлар гаиләсен сөендереп, Зифа туса, аннан санаулы минутларга гына калышып, Кәчедә яшәүче Наталия һәм Радик Хөсәеновлар гаиләсендә беренче бала Аяна дөньяга килә.

10 гыйнварда, нәни кызларны һәм бәхетле әниләрне чәчәкләр белән әтиләре, әби-бабалары, туганнары белән бергә район башлыгы Илшат Нуриев та каршы алды. Ул бәхетле әти-әниләргә бүләкләр һәм кызларының туу турында таныклыкларын тапшырды. “Бүген без яңа елда районда беренче булып туган баларны өйләренә озатабыз. Икесе дә кыз бала. Кыз бала туса, илгә табыш та була. Бәхетле сабыйлар булсыннар. Бүген без сезнең белән бергә шатланабыз, сөенәбез. Шушы чәчәкләр кебек матур итеп яшәргә язсын сезгә”, – дип бәхетле әниләргә чәчәк букетлары тапшырды район башлыгы.

Район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рифат Идрисов исә әниләрне яңадан үзләренә чакырып калды. Ул кызларга нәкъ үзләре кебек зурлыкта курчаклар тапшырды.

Яшь әниләр Зилә Галиева белән Наталия Хөсәенова бала тудыру йорты коллективына рәхмәт сүзләре җиткерделәр. “Мин кызымны сездә табуым белән горурланам, – диде Зилә Галиева. – Якты йөз белән каршы алганыгыз өчен рәхмәт сезгә”. “Без әле тагын киләбез”, – дип ышандырды Наталия Хөсәенова. Кечкенә Аянаны апа итәргә язсын! Әнә бит, Зиләнең абыйсы Самат сеңлесенең яныннан да китми. Сабыйларга әти-әниләрегезнең куанычы, районыбыз горурлыгы булып үсәргә язсын!

Резедә Хәкимҗанова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International