Зур Бирәзә авылы мәчетенә ай куелды

2022 елның 14 гыйнвары, җомга

30 декабрьдә Зур Бирәзәдә төзелеп килүче мәчеткә ай кую тантанасы булды.

Авыл халкы бу вакыйганы зарыгып көткәндер. Чөнки тирә-якта мәчетсез авыллар калмады инде диярлек. Сабыр иткән – морадына җиткән диләрме. Бу очракта да, озак көтүләренә күрә, яңа мәчет бик мәһабәт, якты, күңелләргә нур биреп тора торган булып җитешеп килә. Ә иң гаҗәбе – ике ай эчендә буш урында калкып чыкты ул! Әкияттәге кебек, ел үсәсен көн үсте.

Бу игелекле эшне гамәлгә ашыручы “Арча АТП”сы ширкәте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев белән мәчет төзелешенең беренче көннәреннән үк тыгыз элемтәдә булдык.

– Ялгыша күрмәгез, мин түгел, Аллаһы Тәгаләнең кодрәте төзетә мәчетне, – ди ул.

Әйе, дөньяда бар нәрсә дә Аллаһының теләге белән башкарыла. Әмма һәр эшнең дә сәбәбенә керешүче була. Бу изге эшегез өчен Раббыбыз әҗер савапларын мулдан бирсен, Рүзәл Баязитович. 

Тантанада катнашкан якташларның һәм кунакларның уртак фикере бу. Мөхтәрәм кунаклар күп иде бу тантанада: Татарстан Республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Арча районы мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин һәм башкалар. Алар  да үз чыгышларында мәчет төзүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдерделәр.

Бу көнне җыелган халык тагын бер шатлыклы вакыйганың шаһитлары булды. Мәчет янында саф сулы чишмә дә ачылды. Соңрак мәчеттә беренче җәмәгать намазы укылды.

Аллаһ йорты төзелеп бетеп, һәрвакыт шулай намаз укучы мөселманнар белән тулы булып, авылга иман нуры биреп торсын! Амин!

 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International