УЗГАН ЯКШӘМБЕДӘ Масра, Мөрәле якларында көчле яңгырлар явып үтте. Бәрәңге буразналары күмелеп торды, вак боз да яуды, дигән хәбәрләр алдык. Хәтта яңгыр белән бакалар яуганын күрүчеләр бар.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗатының “Виктория” IV халыкара бәйге–фестивалендә Арча сәнгать мәктәбе укучысы Камилә Хәбибуллина өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.