Өздереп сандугач сайрый...

2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Өздереп сандугач сайрый...
Казанка авылында яшәүче Гөлсәрия белән Фәнәвил Мусиннарның бергә яши башлауларына 50 ел.
Шушы матур юбилей уңаеннан Фәнәвил абый белән Гөлсәрия апаның хәлен белеп кайттым. “Элек колхоз, авыл Советы мәшәкатьләре белән вакыт булмады, хәзер менә элек кул җитмәгәннәрне эшлим,— дип елмая Фәнәвил абый.—Гараж салып куйдык, өйгә янкорма төзедек”. Бик матур, табигать кочагындагы авылда яши алар. Якында гына урман, ул чишмәләре, чәчәкле болыннары... Бал кортлары безелдәвеннән авыл шау итеп тора. Фәнәвил абый туганнан шушы җәннәттә яши. Гөлсәрия апа Ирек авылыннан. Заманында “Заря” колхозында механик, партком секретаре, Урта Пошалымда, Үрнәктә авыл Советы рәисе, “Төрнәле” хуҗалыгында бригадир булып эшләгән, без белгән Фәнәвил абый бүген дә, 77 яшендә, халык арасында, Сурнар мәчетендә имам. Әтисе Шәрәфетдинне ул ат өстендә гармун уйнап йөргән, бик булган, тиктормас кеше “боҗыр” иде, дип сөйли. Шушы ук кош атамасын аның үзенә дә әйтеп була. Фәнәвил абый диюгә, Үрнәк, Сурнар, Казанка яклары күз алдына килә. Олыгайгандыр, салмаклангандыр дисәм, һаман да шул йөзеннән елмаю китмәгән Фәнәвил абый икән. Халык арасында булу, дөньяви мәшәкатьләр белән яшәве сүлпәнләнергә, картаерга ирек бирми аңа.
Сугыш алды баласы ул. 1936 елда туган. Гөлсәрия апа да шул ук елгы. “Әти Казанбашныкы,— дип сөйли Фәнәвил абый.—Әни Миннехәят Гөберчәкнеке, укымышлы, абыстай иде. Әни хәер–фатыйхасы белән олыгайган көндә дин юлын сайладым. 5 бала үстек”.
Фәнәвил абый кебекләрне “грамоталы кеше” диләр. Үрнәк училищесын “5”легә генә тәмамлый. Минзәлә совхоз–техникумыннан кызыл диплом алып чыга. 48 яшендә читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Менә бит, максат, ихтыяр куәте нинди көчле! Укырга, белем алырга бервакытта да соң түгел. Ә Гөлсәрия апа Сурнар хуҗалыгында питомникта агачлар үстерә. Тезләнеп, бөкерәеп эшләүләр, агач утырту, чүп утаулар аякларга төште, ди таякны үзенә ярдәмгә алган урманчы.
— Әти сугышка киткән дә кайтмаган,— ди Фәнәвил абый.—Әтилеләргә кызыгып, әтисез үскән малай мин.
Тормышка үҗәтлеге, тырышлыгы да, бәлки, әти ышыгыннан башка үскәннән киләдер. Училище, механизаторлык белән генә тукталып калмаган, әкренләп белемен күтәргән, хезмәт баскычларыннан югарыга атлаган. Хезмәтләрнең дә иң җаваплыларын башкарган. Халык белән эшләү бервакытта да җиңел булмаган. Теләсә кемнең түземлеге җитми моңа. Кешегә ялынып, алар көен көйләп йөргәнче, шофер булып эшләвең хәерлерәк, бер техника өчен генә җавап бирәсең, дип әйтүчеләрне беләм мин.
Армия хезмәтен Кавказда үтә. Танкны йөртергә өйрәтүче инструктор булып хезмәт иткән. Тракторны яхшы белгән егеткә танк серләренә төшенү җиңел бирелгән.
— Гөлсәрия апа белән ничек бер-берегезне табыштыгыз?— дип сорыйм.
— Аның әти–әнисе бик әйбәт кешеләр иде,— дип җавап бирә Фәнәвил абый.—Тракторда, комбайнда эшләгән вакытым. Гөлсәриянең әтисе Нәҗип абый бригадир иде. Әнисе Сәгъдатбану апай аш–суга бик булган кеше иде. Шуларга кайтып тамак ялгап килгән вакытлар да булды.
— Әти безнең сугыштан гарипләнеп кайтты,— дип сүзне дәвам итә Гөлсәрия апа.—Сугыш чорында колхоз рәисе булып эшләде. Кияүне бик яратты инде.
Өйдәге кызлары Кадрия сүзгә кушыла:
— Безнең әти эчмәде, тартмады, сүгенмәде... Әби белән бабай шуңа яраткан да инде аны.
— Кычкырышып яшәмәдек без,— ди Фәнәвил абый. Яшьләр өчен бик гыйб-рәтле сүзләр болар.
50 ел гомер. Ир белән хатынның балалар үстереп, бер–берсенә якынаеп, туганлашып беткән гомер ул. Бу уртак тормышны бөтен көе саклый алмаганнар да җитәрлек. “Сабыр, бер–береңә ышаныч, тормыштан канәгать булып яшәргә кирәк”,— диләр алар. Дүрт бала тәрбия-ләп үстерәләр. Бала хәсрәте күрергә дә туры килә. Усаллык юк миндә, ди Фәнәвил абый, балаларга таләпчән була, эш белән үссеннәр, дип тырыша.
... Бакчада өздереп сандугач сайрый. Гүя ул шушы гаиләгә мәдһия җырлый. Табигатьнең бик матур вакытлары. Фани дөньяның шушы җәннәтендә тигезлектә, авыртмыйча, балалар куанычы белән яшәргә язсын аларга.
Румия НАДРШИНА
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International