Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Борһанов урамында бәйрәм
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Борһанов урамында бәйрәм
Балачак кеше гомеренең иң риясыз, иң самими, иң матур чагы. Аның һәр мизгеле күңелләрдә мәңге сүрелмәс якты эз калдыра. 1 июнь — Халыкара балаларны яклау көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне генә түгел, һәрвакыт балачак “күгендә” болытлар куермасын, зәңгәр күк, якты кояш иминлек символы булып торсын, балаларның шатлыклы көлү авазыннан өлкәннәрнең йөзендә сөенечле елмаю балкысын иде.
1 июнь бөтен планетада берсеннән–берсе күңелле чаралар белән билгеләп үтелә. Арчада исә Халыкара балаларны яклау көненә багышлап Борһанов урамында зур бәйрәм оештыру күркәм традициягә үк әверелеп бара. Быел да ул гөрләп узды, әлеге урамда яшәүчеләрне генә түгел, бөтен якын–тирә урамнар халкын үз ти-рәсенә җыйды. Өлкәннәр дә балалар белән бергә шатланды, көлде, чыгышларны алкышларга күмде.
— 1 июнь безнең өчен өчләтә бәйрәм. Беренчедән, балаларны яклау көне, икенчедән, җәйнең беренче көне, өченчедән, иң озын каникулларның башы. Һәм ул бик күп сюрпризлар белән тулы, — диде бәйрәмне алып баручы Алиса.
Сюрпризлар шушы минуттан ук башланды. Түгәрәк уртасына алып кергән серле сандыктан аларның ниндиләре генә чыкмады. Тик аларны алу өчен табышмакка дөрес җавап табарга кирәк иде.
— Бүген балачагыбыз бик бәхетле. Без сугыш хәсрәтләре күрмәдек. Әмма якты киләчәгебез өчен көрәшкән якташларыбызның башыннан нинди генә авырлыклар үтмәгән. Фронтка 25 мең арчалы киткән. Күпмесе яу кырында башын салган. Без алар алдында һәм бүген бәйрәмебезгә кунакка килгән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары каршында тыныч күгебез, матур көнебез, шатлыклы балачагыбыз өчен рәхмәт әйтеп баш иябез, — диде алып баручы Карина.
Бу сүзләр бәйрәмгә махсус чакырылган Хак Шәфигуллин, Асия Борһанова, Венера Ахмерова, Илдус Сәгъдиев, Ислам Зәкиев, Факия Зәкиевага һәм башка күпләргә юлланды. Исемен шушы урам йөрткән талантлы оештыручы, җитәкче, гомерен халыкка хезмәт итүгә багышлаган Тимерхан Борһанов та ул көнне күп тапкырлар олылап искә алынды. Бәйрәмнең үзенә дә Борһановлар гаиләсеннән сигез кеше килгән иде.
— Бүгенге бәйрәмебез Борһанов урамында үтә. Районның социаль–икътисади үсешенә зур өлеш керткән, туган төбәген яратып, аңа һәрчак ярдәм итеп яшәгән Тимерхан Борһановны искә төшерми мөмкин түгел. Хатыны Асия Борһанованың да ел да бәйрәмебездә катнашуы — арчалыларга карата булган ихтирамын һәм хөрмәтен күрсәтә. Улы Татарстанның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бор-һанов та әтисенең изге эшен дәвам итә. Бүгенге бәйрәмне үткәрүдә дә аның ярдәме зур булды, — диде район Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Надия Мифтахетдинова.
Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы республикадагы дәүләт яшьләр сәясәте учрежде- ниеләре, балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары арасында социаль яктан әһәмиятле проектлар һәм программалар бәйгесе игълан иткән иде. “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлекчәсенең яшь гвардиячеләре штабы “Балаларга шатлык бүләк ит” дигән проектын тәкъдим итеп, зур җиңү яулады һәм 100 мең сумлык грантка лаек булды. Бу акча Борһанов урамындагы бәйрәмне үткәрүгә, бүләкләр алуга тотылды. Арчалылар эшләгән проектның исеме дә балалар һәм яшьләрнең актив ялын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен, гаилә традицияләрен пропагандалау иде. Эчтәлегеннән чыгып фикер йөрткәндә бу көнге бәйрәм җисеменә туры килде.
Ә нинди бәйрәм җырсыз–биюсез, уенсыз һәм, билгеле инде, бүләкләрсез үтсен. Балалар белән эш оештыруда зур нәтиҗәләргә ирешкән беренче, икенче, җиденче мәктәп, бишенче гимназия җитәкчеләренә синтезаторлар тапшырылды. “Үз шәмеңне кабыз” акциясе кысаларында үткәрелгән “Җиңү көне балалар күзлегеннән” дигән фотобәйгедә җиңүчеләр дә билгеләнеп үтелде. Иң яхшы һәм оригиналь СМС–хәбәрләр җибәрүчеләр дә традиция буенча бүләксез калмады. Уеннар да күңелле үтте. Күмәк бию берәүне дә битараф калдырмады. Гүзәл Закирова, Альмир Ибраһимов, Алина Галимуллина, Энҗе Гарипованың җырлаулары, “Гүзәлкәй”, “Тамчы” вокаль ансамбльләре, “Ар–и–Эль” бию коллективы, икенче мәктәп укучылары чыгышлары тамашачы алкышлары белән бәяләнде.
Район хакимияте, “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсенең яшь гвардиячеләр штабы, мәгариф һәм мәдәният идарәләре оештырган Борһанов урамындагы бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә онытылмаслык мизгелләр, шатлык бүләк итте.
Гөлсинә ЗӘКИЕВА
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз