Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Көллиятнең икенче яшьлеге
2013 елның 5 июне, чәршәмбе
Көллиятнең икенче яшьлеге
Муниципаль район башлыгы Алмас Назиров шәһәрдәге оешмалар, предприятиеләр эшчәнлеге, экология икеайлыгында башкарылган эшләре белән танышып йөргәндә элеватор, нефтебазага 3 июньдә кабат киләчәген әйткән иде. Чөнки алар адресына бу көнне тәнкыйть сүзләре шактый булды.
“Арча нефть продуктлары” акционерлык җәмгыяте территориясендә әлеге сөйләшүдән соң шактый үзгәрешләр булган, агартасы агартылган, чистартасы чистартылган. Карап торуга ук күңелле. Тагын да зуррак эшләргә тотынырга мөмкинлекләре чикле. Җитәкче Раиф Сибәгатуллин килеп туган кыенлыкларны аңлатты. Соңгы вакытта ягулык сорап килүчеләр юк диярлек. Капка төбендә бензовозлар чират торган вакытлар күз алдына килде.
— Заманында 15 ягулык салу станциясе салыну бик дөрес эш булган, шулар исәбенә яшибез, — ди директор.
“Арча элеваторы” акционерлык җәмгыятенең дә үз проблемалары бардыр. Тик аның җитәкчесе бу юлы да каядыр киткән булып чыкты. Димәк, бирегә әле тагын килергә туры киләчәк.
Район башлыгы шә-һәрнең көнбатыш өлешендә төзелгән мәчеттә дә булды. Биредә инде эчке эшләр дә төгәлләнеп килә.
Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте икенче яшьлеген кичерә. Соңгы вакытта бик тузган, төс-сезләнгән иде ул. Җиһазлануы ягыннан да мәктәпләрдән артта калган иде. Бүген биредә кызу эш кайный. “Арча МСО”сы ширкәте җитәкчесе Зиннур Гарифуллин район башлыгы Алмас Назировка башкарылган эшләрне күрсәтте. Өченче катны танырлык түгел, коридор, кабинетлар искитәрлек хәлгә килгән, җиһазланганчы, бизәлгәнче үк балкып тора. Башка катлар да шундыйга әвереләчәк. Эчтән дә, тыштан да бик матур булачак әлеге уку йорты. Ул 1 августка әзер булырга тиеш.
“АрскПласт” ширкәте осталары тәрәзә–ишекләрне алыштыра.
Район башлыгы көллиятнең территориясен төзекләндерү буенча да киңәшләрен әйтте. Күпмедер эш башкарылган, әмма укытучылар әзерли торган уку йортының бакчасы да гүзәл булырга тиеш.
Газетабызның 29 май санында басылган “Син яшәгән, эшләгән урыныңны матурлау, тәртипкә китерү буенча нәрсәләр эшләдең?” дигән мәкаләдә “Шанс” ширкәте адресына әйтелгән тәнкыйть сүзләре дөреслеккә туры килми, әлеге төгәлсезлек өчен гафу үтенәбез. “Шанс” ширкәтен оештыручы Ф.Гатауллин, директоры В.Фазлыев хәбәр иткәнчә, әлеге территория Р.Газизованыкы, аның бер өлешен “Апельсин” автосалоны арендалый, анда шулай ук шәхси эшмәкәр Р.Газизованың автосервисы һәм кунакханә комплексы урнашкан. “Шанс” ширкәте офис бинасын, гаражларны һәм кибет урнашкан бинаның бер өлешен арендалый, ә территориягә катнашы юк һәм җаваплылык тотмый.
Шундый төгәл мәгълү-матлар өчен хат авторларына рәхмәт, мәкалә башында куелган сорауга да җавап язып җибәргән булсалар тагын да әйбәтрәк буласы иде.
Арчаның капкасы булган әлеге территориядәге корыган каеннарны кистерү өчен район башлыгының килүе кирәк булу аның хуҗаларын һич тә бизәми. Андый урыннар тагын бар әле.
Ильяс ФӘТТАХОВ
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
20
май, 2026 ел
Татарстанда 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе дәвам итә.
Россия почтасы республикада 2026 елның икенче яртыеллыгына вакытлы матбугат басмаларына төп язылу кампаниясен дәвам итә. Вакытлы матбугатны барлык почта бүлекчәләрендә, сайтта, Россия Почтасының мобиль кушымтасында, шулай ук мобиль почта-касса терминаллары ярдәмендә язылуны рәсмиләштерүче почтальоннарда язып алырга мөмкин. Вакытлы матбугатны онлайн язып алучыларның исем яки Язылу индексы, тема, алфавит, мәнфәгатьләр буенча кирәкле басманы сайлап алу мөмкинлеге бар, ә рәсмиләштерү нибары берничә минут вакыт алачак. Татарстанлылар интернат-мәктәпләрдәге һәм балалар йортларындагы балаларга, ветераннарга, өлкән яшьтәге күршеләргә, картлар йортындагы инвалидларга яисә мохтаҗларга журнал һәм газеталарга хәйрия язылу ясый алалар. Моның өчен почта бүлекчәләрендә яисә «Игелек агачы» акциясе битләрендә регионны һәм социаль учреждениене сайларга кирәк, аның адресына язылу рәсмиләштереләчәк.
720 яшь казанлы «безнең хезмәт – сезнең уңайлылык»квестында торак-коммуналь хуҗалык нигезләрен үзләштерде
Казаннан 3-4 сыйныфларның 720 укучысы торак – коммуналь хуҗалык нигезләренә багышланган «Безнең хезмәт-сезнең уңайлылык» интерактив квестында катнашты. Проект Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсе ярдәмендә оештырылды. Уен форматы укучыларга торак-коммуналь предприятиеләр китергән ресурсларны кулланганда һәм әлеге хезмәтләр өчен түләгәндә кирәкле гамәли күнекмәләр һәм күнекмәләр алырга мөмкинлек бирде. Квитанциянең барлык юлларына төшенү өчен, балаларга биш станция узарга тәкъдим иттеләр: һәркайсында интерактив формада аерым хезмәт турында белергә һәм тематик биремне үтәргә мөмкин иде. Мәсәлән, «җылылык һәм газ» станциясендә балалар батареяларда кайнар суның кайдан икәнен белеп кенә калмыйлар, бәлки үзләре дә бу җылылыкны саклау юлларын эзлиләр: җылылык сезоны турында да, кыйммәтле җылылыкны урамга чыгармаска ярдәм итүче кечкенә өй хәйләләре турында да фикер алышалар. «Водоснабжение» станциясендә аларга стаканга эләккәнче суның күпме чистарту юлы узуын күрсәтәләр. Монда ук балалар краннан суның тәме буенча гадәти шешәләргә салынганыннан ни өчен аерылырга мөмкин дигән сорауга җавап алалар.
19
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 20 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 20 май
20 майда көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә кайбер районнарда яшенле яңгыр көтелә, җилнең тизлеге 15-20 м/с, боз явуы ихтимал. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
18
май, 2026 ел
Татарстан Республикасы территориясендә штормны кисәтү
2026 елның 19 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы зур (4 класс) сакланачак. 2026 елның 20 маеннан 25 маена кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 5 класслы урманнарда гадәттән тыш янгын куркынычы көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә: Янгынның кыек билгеләре: тотрыклы яну исе, томансыман төтен, кошларның, хайваннарның, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тынгысыз тотышы, аларның бер якка миграциясе, офыкта төнге шәфәкъ. Урман янгынын ничек сүндерәләр? Янгын кырыйларына яфраклы агач ботаклары сибеп; янгын кырыйларына көпшәк грунт сибеп һәм ут хәрәкәте юлында Җир полосалары, киң канаулар ясап. Ут торак пунктка якынлашканда нишләргә? Кешеләрне, беренче чиратта балаларны, хатын-кызларны һәм картларны эвакуацияләргә кирәк. Кешеләрне ут таралуга перпендикуляр юнәлештә чыгарырга яки чыгарырга кирәк. Юллар буйлап, шулай ук елгалар һәм инешләр буйлап, ә кайчак Су буйлап хәрәкәт итәргә кирәк. Авыз һәм борынны бик нык төтенләгәндә юеш мамык-марля бәйләвеч, сөлге, киемнең бер өлеше белән капларга кирәк. Үзең белән Документлар, акча, бик кирәкле әйберләр алырга. Шәхси әйберләрне янган конструкцияләрсез таш корылмаларда яки җир белән күмелгән чокырда саклап калырга мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз