1 кагыйдә. Кулларны сабын белән еш юыгыз-бу ОРВИ, грипп һәм коронавирус инфекциясе таралуны профилактикалауның мөһим чарасы. Сабын вирусларны юк итә. Кулларны сабын белән юу мөмкинлеге булмаса, вируска каршы чаралар (спрей, гель, салфеткалар) белән дезинфекцияләгез. Аларның кулланылыш инструкцияләренә игътибар итегез! Өслекләрне (өстәл, ишек тоткалары, урындыклар, гаджетлар һ.б.) чистарту һәм даими дезинфекцияләү вирусларны бетерә.
2 кагыйдә. Тиешле ара һәм этикетны саклагыз! Вируслар авыру кешедән сәламәт кешегә һава-тамчы юлы белән күчә, барыннан да элек ютәлләгәндә, сөйләшкәндә тапшырыла, шуңа күрә 1,5 метр араны сакларга кирәк. Кул белән күзләргә, борын яки авызга кагылмагыз. Бу урыннар аша коронавирус һәм башка авырулар кулдан кеше организмына эләгә. Инфекцияне йоктыру яки тапшыру куркынычы булганда, саклагыч битлек киегез. Ютәл, төчкерү вакытында авыз һәм борынны бер тапкыр кулланыла торган салфеткалар белән капларга, файдаланганнан соң аларны ташларга кирәк. Салфетка булмаганда, авыз һәм борынны терсәк белән капларга рөхсәт ителә. Мөмкинлек булганда, кешеләр җыелган урыннарда булудан баш тартырга кирәк.
3 кагыйдә . Сулыш органнарын медицина битлеге белән каплагыз.
Медицина битлеге-вируслар таралуга комачаулаучы уңайлы чараларның берсе. Сулыш органнарын саклау өчен:
- җәмәгать транспортында, кибетләрдә, даруханәләрдә һәм сәүдә үзәкләрендә, төрле учреждениеләрдә һәм кешеләр җыелган урыннарда булганда;
- авыруларны караганда;
- кискен респиратор вирус инфекциясе билгеләре булган затлар белән аралашканда;
- һава-тамчы юлы белән тапшырыла торган теләсә нинди инфекцияләр йоктыру куркынычы булганда медицина битлекләреннән файдаланыгыз.
Битлекне ничек дөрес кияргә? Битлекләр төрле конструкциягә ия булырга мөмкин. Алар бер тапкыр яки күп тапкыр кулланыла ала. Битлекнең теләсә кайсы ягын кияргә була. Үзегезне авыру йоктырудан саклау өчен аны дөрес кияргә кирәк:
- битлек ныклап киелергә, авыз һәм борынны ябарга тиеш;
- аны төшергән вакытта битлек өслегенә кагылмаска тырышыгыз, кагылсагыз, кулларыгызны сабын белән яхшылап юыгыз яки спиртлы чара белән эшкәртегез;
- дымлы яки пычранган битлекне яңа, коры битлеккә алыштырырга кирәк;
- бер тапкыр кулланыла торган битлекне икенче тапкыр кулланмагыз;
- бер тапкыр кулланыла торган битлекне кичекмәстән ташлагыз.
4 кагыйдә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, сәламәт яшәү рәвеше организмның инфекциягә каршы торучанлыгын арттыра. Табиб киңәшләре нигезендә сәламәт көн режимын саклагыз. Иммунитетны ныгыту өчен саф һавада йоклау, йөрү яки спорт белән шөгыльләнү, аксым, витаминнар һәм минераль матдәләргә бай азык-төлек куллану зарур.
5 кагыйдә. ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе белән авырган очракта нишләргә?
Өйдә калыгыз һәм табибка мөрәҗәгать итегез. Табиб күрсәтмәләренә төгәл үтәгез.