Үрнәк бистәсенең Тау асты урамында яшәүче Галимовлар һәм Әскәровлар гаиләләре күршеләр өчен күңелле бәйрәм оештырдылар.
Тау асты урамында бәйрәмчә Яңа ел кәефе урнашты. Ул чыршыны бизәүдән башланды. Яңа ел уты 31 декабрьдә кабынды.
Гаиләләр балалар һәм кунаклар белән чыршы янында җыелды. Ата-аналар бәйрәм вакытында бик күп төрле конкурслар: күңелле табышмаклар, уеннар, бию бәйгеләре һәм Яңа ел җырлары бәйгеләре үткәрделәр. Бәйрәм вакытында кунакка Кыш бабай һәм Кар кызы килде. Алар барыбызны да Яңа ел белән котладылар. Балалар барлык конкурсларда да бик теләп катнаштылар. Яңа ел тамашасы тәмамланганнан соң чәй эчү мәҗлесе оештырылды.Онытылмас бәйрәм өчен Алмаз Галимов һәм Илүс Әскәровка, аларның гаиләләренә зур рәхмәт. Тамашадан соң балалар Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төштеләр, яңа ел бүләкләре алдылар. Кыш елның иң матур вакыты. Яңа ел алдыннан барысы да бизәлгән була, тирә-юньдә утлар балкый. Бөтен гаилә җыела, бер-берсенә матур сүзләр, теләкләр әйтәләр, бүләкләр бирәләр. Яңа елда кешеләр яхшырак һәм бәхетлерәк була.
Альбина Әскәрова.
Үрнәк.