“Яңа ел утлары балкыта өемне...” бәйгесенең җиңүчеләрен котлыйбыз. 2021 елның 23 декабреннән башланган фотолар бәйгесенә 13 гыйнвар көнне нәтиҗә ясалды. Алар Үзәк чыршыны ябу тантанасында бүләкләнделәр.
Яңа ел якынлаша барган саен шәһәр, авыл урамнары төсле утлар белән балкый. Оешмалар гына түгел, урамда тезелеп киткән йортлар да берсеннән-берсе матур итеп, төрлечә бизәлә. Әнә шул матурлыкларны күреп, “Арча хәбәрләре” сайтында фотолар бәйгесе игълан ителгән иде. Җиңүчеләр 1–12 гыйнвар көннәрендә бирелгән тавышлар ярдәмендә билгеләнде. Иганәчебез – “Нур” кибете 3 җиңүчене бүләкләде.
Бәйгедә барлыгы 25 катнашучы үзара көч сынашты. Арча шәһәреннән, Казиле, Урта Курса, Иске Кишет, Гөберчәк, Зур Бирәзә, Субаш Аты, Шекә, Пөшәңгәр, Симетбаш, Түбән Мәтәскә, Сеҗе, Мөрәле, Төбәк Чокырча авылларыннан килгән матур фотолар сайтыбызны бизәп торды.
Алар районыбызда гүзәллекне үз куллары белән тудыра белүче тырыш кешеләр яшәве турында сөйли. Һәр катнашучыга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.
Гөлнур Миннебаева