Арчадагы “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе ачылды.
Тоз бүлмәсе сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балаларга организмнарын ныгыту өчен кирәк. Анда керү авыру кешегә генә түгел, сәламәт кешегә дә бик файдалы. Шулай ук тоз бүлмәсе рухны да, тәнне дә савыктыру сәләтенә ия.
Үзәктә тәрбияләнүче балалар хәзер анда бушлай керә алачак.
– Нәкъ менә Арчада тоз бүлмәсе булдыру турындагы проектны сайлауларына бик сөендем һәм горурландым, – диде Гөлназ Гыйниятуллина. – Октябрь ахырында инициатив төркем төзелде. Аның составында мин дә бар. Без озак вакыт кешеләргә хезмәт күрсәтә ала торган хәйрия проектын тормышка ашыруны үз алдыбызга максат итеп куйдык. “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тоз бүлмәсе төзү турындагы “Сәламәтлек чыганагы” дигән проект әнә шулай туды. Үзебезнең тирә-юнебездәге игелек эшләргә теләүче кешеләргә Арчадагы тернәкләндерү үзәгендә балаларга тоз бүлмәсе кирәклеге турында аңлаттык, алар берсүзсез матди ярдәм күрсәттеләр. Тиешле күләмдә акча җыелганнан соң, тоз бүлмәсен эшләргә тотындык. Бүлмә күзгә күренеп үзгәрде. Әмма аның матурлыгы кыйммәт түгел, балаларга файдасы тисен. Балалар бу игелекле эш нәтиҗәсендә сәламәтлекләрен яхшырта алалар икән, без аңа бик шат. Монда кемнең күпме акча бирүе дә мөһим түгел.
– Бөтенебез бергә шул фикергә килдек. Чөнки биредә Арчада яшәүчеләр генә түгел, бөтен республикадан килгән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләнә. Максатыбыз – аларга ярдәм итү, – диде Биектаудан Фәрит Исламгалиев.
– Әлеге проект буенча эшләү барышында ярдәм итәргә әзер булган кешеләрнең бик күп булуын аңладык. Акчаларының тиешле юнәлештә һәм изге максатларда кулланылачагын белгәч, алар берсүзсез безгә ышаныч белдерделәр, – дип кушылды Казаннан, “Созидание” тренинг үзәгеннән Лариса Сорокина.
– Тоз бүлмәсе балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен генәме? Әллә читтән дә килә алалармы?
– Беренче чиратта безнең максат үзебездә тәрбия-ләнүчеләргә ярдәм итү, – диде үзәк җитәкчесе Фәния Шакирова. – Тоз бүлмәсе төзү турында күптән хыяллана идек инде. Тик мөмкинлек кенә булмады.
Тоз бүлмәсен ачу тантанасына ерак араларны якын итеп инициатив төркемгә кергәннәрнең күбесе килгән иде. Буш кул белән дә түгел. Балалар өчен чыршы бәйрәме оештырдылар, үзләре әкият геройларына әверелеп, балалар белән бергә уйнадылар, аларның күңелләрен күрделәр, Кыш бабай белән Кар кызы булып, бүләкләр өләштеләр.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина һәм халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакирова балаларга шундый зур бүләк ясаганнары өчен инициатив төркемгә, барлык ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтләрен белдерделәр.
– Вакытыгызны сарыф итеп, шундый кирәкле проектка алынганыгыз һәм аны тормышка ашырганыгыз, игелекле эшегез өчен зур рәхмәт, – диде Эльвира Вафина. – Тоз бүлмәсе балалар өчен, аларның сәламәтлекләрен ныгыту өчен бик мөһим.
– Бөтен төркем исеменнән район җитәкчеләренә рәхмәт белдерәсе килә, – диде Гөлназ Гыйниятуллина. – Бу проектны тормышка ашыру вакытында килеп туган оештыру мәсьәләләрендә зур ярдәм иттеләр. Тоз бүлмәсен төзү өчен матди ярдәм күрсәткән, шулай ук төзекләндерү-төзү эшләрендә катнашкан һәр кешегә дә аерым рәхмәтебезне җиткерәбез.
Гөлсинә Зәкиева