Онытылып шахмат уйныйлар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Сәламәтлекне физик хәрәкәт кенә түгел, уңай тәэсирләр, мавыгулар да  ныгыта. Шундый мавыгуларның берсе – шахмат. Шахмат уйнаган кеше аның нинди ләззәтле кичерешләр уятканын сөйләп тә бетерә алмый. Бар дөньяңны онытып шахмат уйнау.., хәер, бу турыда сөйләп тормыйк, әйдәгез, шахматчыларның үзләре янына барыйк.

Район мәдәният йортының икенче катындагы фойе. Тып-тын. 12 шахматчы, икешәрләп кара-каршы утырып, шахмат уйный. Яннарына барып, сүз катам димә. Һәркайсы уйда, шахмат йөрешен уйлый. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов үзе дә шунда. Яңа Кенәрдән Таһир Сәмигуллин, Арчадан Марсель Хәлилов, Илдус Сәгъдиев, Ягъфәр Шәмиев, Мәхмүт Ногыманов, Түбән Пошалымнан Камил Фатыйхов, Чулпаннан абыйлы-энеле Исмәгыйль һәм Рамил Арслановлар, Ашытбаштан Сөләйман Галиуллин, Наласадан әтиле-уллы Габделнәфыйк белән Назыйр Фәттаховлар, Апаздан Инсаф Нигъмәтҗанов шахмат уйныйлар.

Беренче уен тәмамлангач, хөкемдар Сөләйман Галиуллин: “Ярышларны район яшьләр бүлеге оештырды. Яңа ел алдыннан очраша алуыбызга сөенәм. – диде. – Ә иң сөендергәне – менә шушы егетнең, Апаздан Инсаф Нигъмәтҗановның, Арчага ярышка килүе. Алар гаиләләре белән шахматчылар”.

Инсафка 19 яшь. Ә менә шахмат сөюче Илдус абый Сәгъдиев яңа 85ен тутырды. Исән-сау булсыннар!

 Соңыннан кем белән сөйләшсәм дә: “Шахмат фикерләргә, алдан уйлап эш итәргә, игътибарлы булырга өйрәтә, – диделәр. – Шахмат уйный белгән кеше үзенең киләчәген планлаштырып күрә белә. Үсеп килүче яшь буынга бу бигрәк тә кирәк. Шахмат һәрвакыт башны эшләтә, көндәлек мәшәкатьләрне оныттырып тора, әйтеп бетергесез уңай тәэсирләр, хис-тойгылар бирә. Сәламәтлек өчен бу бик тә мөһим”.

Ярышта 1нче урынны Яңа Кенәрдән Таһир Сәми-гуллин алды. Арчадан Марсель Хәлилов – 2нче, Арчада яшәүче Исмәгыйль Арсланов 3нче булды. Котлыйбыз! Җиңүчеләрне район яшьләр бүлеге баш белгече Фәрдүс Хәйретдинов котлады һәм бүләкләр тапшырды.

 

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International