“Запорожец”ларыгызны узышларга әзерли башлагыз

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

Татарстанда “Запорожец” һәм башка ретромашиналар белән мавыгучылар клубы бар.

Әлеге үзенчәлекле җәмәгать оешмасын безнең якташыбыз Илнур Яруллин җитәкли. Клубның төп максаты – ретромашиналар белән кызыксынучыларны берләштерү, үзара ярдәмләшү, күргәзмә чыгышлар һәм автоузышлар оештыру. 

Яңа ел ялларында клуб әгъзалары Бәкердә узган “Запорожец”лар узышын күзәтергә барганнар.

– Бик күңелле автоузышлар булды ул. Февральдә үзебезнең Арчада да традицион автоузыш булачак. “Запорожец” ияләренең ярышларга хәзердән үк әзерләнә торуларын сорыйм, – ди Илнур Гомәрович. – Без теләге булган һәркемне үзебезнең клубка да кабул итәргә әзер.

Клуб рәсми теркәлгән иҗтимагый оешма. Аның үз Уставы һәм башка документлары бар. Клубның аеруча актив әгъзаларын бүләкләү өчен махсус күкрәк  билгеләре һәм үз медальләрен дә булдырганнар хәтта.

Клубның девизы да бик яңгырашлы икән: “Танклар пычрактан курыкмый!”.  Нәкъ менә “Запорожец”ларга кагыла бу. Бер тапкыр гына булса да бу машинага утырып караган кеше моның шулай икәнен бик тиз төшенә. Үземнең дә яшьлек хатирәләре шул талымсыз автомобиль белән бәйле. Хисапсыз сазларны һәм кар көртләрен ердык без аның белән дуамал чагымда. “Запорожец” тавышын ишетсәм, әле дә шул елларга кайткандай булам, йөрәк тә ешрак тибә башлаган кебек тоела. Шул минем кебек ретромашиналарга мөкиббән китүчеләр өчен инде бу клуб!

Арчада узачак “Запорожец”лар ярышында катнашырга яки оешмага керергә теләге булганнар Илнур Яруллинга (89959812318) мөрәҗәгать итә ала.

 

Исрафил Насыйбуллин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International