Тәртипне бозганнар

2022 елның 4 феврале, җомга

Арча районы прокуратурасы җир законнарының үтәлешен тикшерде.

Тикшерү барышында милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының, җир кишәрлеген арендалау хокукына аукцион үткәргәнчегә кадәр, ачык сервитут үткәрү кирәклеге турында карар кабул итмәве ачыкланды. Торгилар үткәрү турындагы белдерүдә, җир кишәрлегенең өлешчә инженер коммуникацияләре зонасында урнашуына бәйле рәвештә аннан файдалануда чикләүләр билгеләнмәгән. Аренда срогы тәртипне бозып, рәсми сайтта аукцион нәтиҗәләре турындагы мәгълүмат урнаштырылган көннән ун көн алда төзелгән.

Закон буенча, торгилар үткәрү чорында җибәрелгән тәртип бозулар аларны гамәлдә түгел дип танырга нигез булып тора, бу үз чиратында торгилар нәтиҗәсе буенча төзелгән килешүнең дә гамәлдә булмавына китерә.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча прокуратура булган торгиларның һәм җир  кишәрлеген арендалау килешүен гамәлдә түгел дип тану турында судка гариза җибәрде. Әлеге таләпләр тулысынча  канәгатьләндерелде.

Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Динар Низамов,

Арча районы  прокуроры ярдәмчесе,

1 класслы юрист

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International